Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Йолдызлык буенча нинди төсле иннек сайларга?

Хатын-кызлар иннек төсен төрлечә сайлый. Йолдызлык билгеләренә карап, төсләр дә аерыла икән. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Кучкар.Уттай кызу хатын-кызларга җете кызыл, фуксия төсендәге помада килешә. Көндәлектә алсу төсле ялтыравыксыз иннек сөртегез.

Үгезбозау.Бу йолдызлыкта туган хатын-кызлар үзләренә бик нык ышанган кешеләр. Моны төс-кыяфәтләре белән күрсәтеп торалар. Аларга гранат төсле, шәрабтай куе кызыл, бургунди төсләре килешә.

Игезәкләр. Игезәкләрдә энергия ташып тора. Аларга экспериментлар кирәк. Шуңа күрә иннек ялтырап тора торган куе алсу төсле килешә.

Кысла. Кыслалар классик макияжны кулай күрә. Алар күзгә ташланып торган иннек сөртми. Кыслаларга тоныграк төсләр килешә.

Арыслан. Бу йолдызлык астында туган хатын-кызларүзләренә ни кирәген бик яхшы белә. Алар модалы һәм актуаль стильләрне куллана. Гадәттә, алар коралл төсендәге иннек сөртә. Кичке якта рубин төсен кулланалар.

Кыз. Кызлар консерватив карашлы. Аларга ялтыравыксыз һәм җиләк төсендәге иннек килешеп тора. Шул ук вакытта алар бик сыйфатлы бизәнгечләрне генә куллана.

Үлчәү. Үлчәүләр бизәгәндә игътибарны күзләргә күбрәк бирә. Иренгә исә бөтен очракта да туры килә торган универсаль төсләр файдалана. Гадәттә, алсу төсләрне кулай күрәләр.

Чаян.Чаяннар бик хисле кешеләр. Алар бизәнгәндә дә сексуальлеккә өстенлек бирә. Чаяннарга караңгы һәм ялтыравыксыз иннек тә, ирен ялтыраткыч та килешә.

Укчы. Бу йолдызлыкта туган хатын-кызларһәрвакытта да моданы истә тота. Гадәттә, алардан талантлы визажистлар чыга. Үзләре исә җирән гаммадагы иннекләрне файдалана.

Кәҗәмөгез. Кәҗәмөгез хатын-кызларгакеше фикере кирәкми. Алар үзләренә ни ошый, шуны куллана. Гадәттә шәраб төсмерләрен кулай күрәләр.

Сукояр. Сукоярларның макияжы эчке халәтен күрсәтә. Көндәлектә экстравагант төсләр кулланалар. Аларга салкын төсләр, кура җиләге, слива, фуксия төсендәге иннек килешә.

Балык.Балыклар иннек төсенә зур игътибар бирми. Гадәттә гигиеник иннек яки төссез ялтыравык кына кулланалар. Аларга алсу төсмерләр килешә.

Йолдызлыкка карап бизәнү кызыктыр да, бәлки. Тик үзегезгә килешле төс булса, башка йолдызлык төсмерләрен дә куллана аласыз. 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/goroskop-buencha-nindi-t-sle-innek-saylarga/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев