Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Йокыдан торуга урын җыю нәрсәсе белән куркыныч?

Йокыдан торуга урын-җирне җыеп кую гадәте бронхиаль астма һәм аллергия китереп чыгарырга мөмкин икән.

Бу турыда Experimental and Applied Acarology басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Кешеләр ята торган урын-җирдә бик күп тузан талпаннары яши. Алар кеше тәненең үле күзәнәкләре белән туклана. Бу талпаннарның тизәге кайсыбер кешеләрдә җитди аллергия, шул исәптән бронихиаль астма да китереп чыгарырга мөмкин, диелгән бу хәбәрдә.

Талпаннар үсеше өчен җылылык һәм дым кирәк. Йокыдан торуга урын-җирне җыеп куйганда нәкъ менә шундый шартлар туа. Шуңа күрә табиблар торуга ук урынны җыештыру кирәкми дип саный. Җәймәләрне ачып, урынны ачык килеш тотып тоту хәерле. Бу вакытта тәрәзәләр ачык торса яхшы.

Төрле корткычлардан арындыру өчен, урын-җир җәймәләрен саф һавада җилләтеп алу иң яхшы ысул дип санала.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/yokydan-toruga-uryn-yyu-n-rs-se-bel-n-kurkynych/

Фотоhttps://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев