Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Вакытыннан алда картаймас өчен нинди витамин кирәк?

    Вакытыннан алда картаюны булдырмас, тиренең матурлыгын саклап калу өчен, өч төп витамин — А, Е һәм С витаминнары кирәк.

    Вакытыннан алда картаюны булдырмас, тиренең матурлыгын саклап калу өчен, өч төп витамин — А, Е һәм С витаминнары кирәк. Бу хакта табиб-дерматолог, косметолог Станислав Арканников сөйләде.

    Беренче ике витаминны кремнар һәм суспензияләр ярдәмендә алырга мөмкин, өченчесен — перораль кабул итү мөһим. Бу кирәкле база.

    Витаминлы запасны белгеч күзәтүендә тулыландырырга кирәк. Белгеч шулай ук дөрес кремны сайларга ярдәм итәчәк. Сүз уңаеннан, бүген А витамины (яки ретинол) күпчелек кремнарда бар.

    Кремнар һәм витаминнар сайлаганда бирелә торган киңәшләр һәр кешегә индивидуаль, чөнки һәр кешенең үзенә генә хас билгеләре исәпкә алына. Бу - яшь, җенес, сәламәтлеккә кагылышлы үзенчәлекләр, диде табиб-дерматолог, косметолог Станислав Арканников.

    Шулай ук сәламәт тормыш дәвамлылыгын арттыру өчен, дөрес тукланырга, хезмәт һәм ял режимын сакларга, физик актив булырга кирәк, диде табиб.

    Фото: /pixabay.com

    Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/30-11-2020/vakytynnan-alda-kartaymas-chen-nindi-vitamin-kir-k-5786909

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: