Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Шикәрдән баш тартсаң, унлата отасың?

    Шикәр турыдан-туры баш миенә йогынты ясый, картаю процессын тизләтә, организмның гормональ-эндокриналь системалары эшчәнлегенә зыян китерә икән.

    Супермаркетлардагы азык-төлекләрнең 75%ында шикәр бар. Без бүгенге көндә шикәргә шуның кадәр ияләшкәнбез ки, хәтта аның зыяны турында уйлап та бирмибез. Ә бит шикәр турыдан-туры баш миенә йогынты ясый, картаю процессын тизләтә, тән авырлыгын арттыра һәм организмның гормональ-эндокриналь системалары эшчәнлегенә зыян китерә.

    Шикәр кулланудан баш тарткан очракта энергия артачак, гәүдә авырлыгы тиешле халәтенә кайтачак, ашкайнату проблемалары юкка чыгачак, тәм тою рецепторлары яхшырачак.

    Шулай ук белгечләр, шикәр кулланмаганда, кәеф күтәренке була, яшьрәк күренә башлыйсыз, йокының сыйфаты яхшырачак һәм иң мөһиме — хәтер яхшырачак, ди.

    Фото:  /pixabay.com

    Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/19-03-2020/shik-rd-n-bash-tartsa-unlata-otasy-5727888

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: