Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Песиләр ни өчен кеше өстенә менеп йоклый?

    Песи сезне мендәр итеп файдалануның 5 сәбәбен әйтеп үтәбез

    1. Песи җылы ярата, ә кеше батарейдан да шәбрәк ул. Мәчеләрнең авырткан урынга ятуы да хак. Ләкин һич тә безнең авырту аурасын тойганнан түгел. Авырткан җир гәүдәнең башка урыннарына караганда җылырак. Менә шуңа песиләр тәннең иң кайнар өлешенә ята. 

    2. Хуҗа үзе дә мәчеләр иерархиясенә баш песи кебек кереп китә. Вожагы янында булу теләсә кайсы мәче өчен дә дәрәҗә, шуңа ул үз өенең башлыгы белән бергә йокларга омтыла. 

    3. Песигә игътибар җитми. Әйе-әйе, ул әрсез җаннар да үзләрен ялгыз хис итә! Хуҗасы көне буе эштә булгач, төнне булса да аның янында буласы килә. 

    4. Хуҗа мияубикәнең үз милке диярсең. Шуңа ул үз тәпиләрендәге тир бизләре сере белән бүлешә: хуҗасының тәнен тапалап бетерә. Ул бик көнчел, үзе юкта башка песиләр хуҗасына сырпаланмасын өчен шулай эшли. Аңардан сеңеп калган ис башка песиләргә икенче хуҗаны эзләгез дип «кисәтә». 

    5. Хуҗасы янында ятканда песигә бернинди куркыныч янамый. Чыннан да, кешедән башка кем сакласын аны? Бәлки, киресенчәдер дә әле: койрыклы дустыгыз үзе сезне саклыйдыр. «Йоклаучы кеше-йоклаучы песи» симбиозында бар да үзен хәвефсез хис итә. 

    Песиегез белән бергә ятасыгыз килмәсә, аңа җайлы урын хәстәрләгез. Йокы бүлмәсенә грелка әзерләп куегыз, сезнең исне тойсын өчен үзегезнең футболканы янына куегыз. Һаман сезнең ястык янында бөтерелә икән, димәк, үзегез гаепле: песи баласы чагында аны гел үз караватыгызга ала торган булгансыз. Ә ул үзен куркынычсыз һәм җылы урында тоеп үскән.    


    Фото:  /pixabay.com

    Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/belms-bel/pesilr-ni-chen-keshe-sten-menep-yoklyy-5-sbbe-bar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: