Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Организмны кислородка баета торган унтугыз ризык

Әлеге мәгълүмат коронавирус пандемиясе вакытында аеруча файдалы булыр.

Кан составындагы гемоглобинда кислород дәрәҗәсен арттыру өчен майлы кислоталар ярдәм итә. Кеше организмында майлы кислоталарның күпчелеге барлыкка килми. Шуңа күрә балык, җитен мае, зәйтүн мае, әстерхан чикләвеге кебек ризыклар ашарга кирәк. Аларда майлы кислоталар һәм омега-3 маддәсе була.

Канны кислородка баету өчен антиоксидантларга бай булган ризыклар да ярдәм итә. Бу — кузаклылар, яфраклы яшелчәләр, кәбестә, алма, груша, лимон, яшелчә соклары, җиләкләр.

Шулай ук кишер, авокадо, банан, кара карлыган, сельдерей, сарымсак һәм хөрмә җимеше (финик) организмны кислородка баета. Әлеге ризыклар икеләтә файдалы, алар кан басымын көйләргә дә ярдәм итә.

Әлбәттә, ризыклар гына организмга ярдәм итеп бетерә алмый. Саф һавада йөрү, физик күнегүләр белән шөгыльләнү, җитәрлек күләмдә су эчү кирәк.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/05-11-2020/organizmny-kislorodka-baeta-torgan-untugyz-rizyk-5782327

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев