Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Нинди кием сәламәтлеккә зыян китерә?

Сыланып торган күлмәкләр, кысып торган чалбарлар корсак куышлыгына басым ясый.

Ашказаны-эчәклек тракты авырулары булган кешеләргә биле биек булган джинс чалбарлар, кысып торган кием кияргә ярамый.

Биле биек булган джинс чалбар фигураны матур итеп күрсәтүдән тыш, ашказаны-эчәклек тракты авырулары булучыларда дискомфорт тудыра. Өстәвенә, гастрит булган чакта мондый джинс чалбарлар авыртуны көчәйтергә дә мөмкин, ди белгеч. 

«Гастрит – бил өлкәсе ул. Ә биле биек джинс чалбар кендек турына басып тора. Кеше йөрмәсә, бу аңа артык йогынты ясамый. Ләкин кеше утыруга ук бу өлкәгә басым барлыкка килә һәм корсак эчендәге басым да күтәрелә, шулай итеп ашказанына да йогынты ясала. Бу вакытта кешенең гастриты кискенләшкән булса, авырту да көчәергә мөмкин. Әгәр рефлюкс авыру булса, биле биек джинс киеп йөрергә ярамый, андый пациентларда бик көчле сару кайнау барлыкка килә», – дип кисәтә белгеч.

Кысып тора торган башка киемнәр, тыгыз билбаулар да дискомфорт китереп чыгара. «Эрозия, җәрәхәт, рефлюкс булганда, тыгыз билбаулардан, кысан киемнән баш тартырга кирәк. Корсет, сыланып тора торган блузка, футляр-күлмәкләр, ир-атларда slim-size кием корсак хәрәкәтенә комачаулый. Мондый кием кигәч, утырып тору бик кыен була», — ди табиб. 

Ашказаны-эчәклек тракты авырулары кешенең тышкы кыяфәтенә йогынты ясый. «Мондый авырулары булган кешеләр чирләгәндә oversize тибындагы балахонсыман кием кия. Алар, гадәттә, басынкы була, артык бизәнмиләр, киемнәре дә кысан булмый», — ди белгеч.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/17-09-2020/nindi-kiem-s-lam-tlekk-zyyan-kiter-5771910

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X