Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Ничек итеп бакчада мул уңыш үстерергә?

Тәҗрибәсез бакчачылар җәй буе җирдә казына, баш күтәрми эшли, ә яшелчәләр мул уңышы белән куандырырга ашыкмый. Моның сәбәбе нидә соң? Түтәлебездәге помидор-кыярларга, кәбестә кишерләргә нәрсә ошамый? Әлеге мәкалә кайбер сорауларның беренче карашка гади генә тоелган җавапларын табарга ярдәм итәр.

Теплицадагы кыярлар

Кыярны яңа гына тирес кертелгән туфракка утыртсагыз, ул сезне рекордлы уңыш белән куандырачак. Кыярга суны кичен түгел, ә көннең беренче яртысында гына сибәргә кирәк һәм ул җылы булырга тиеш. Артык дымлылык төрле авыруларның үсеш алуына китерә. Кыяр үтәли җилдән курка, теплицаны өстән җилләткәнне хуп күрә, температураның кисәк югары күтәрелүен яки түбән төшүен һич тә яратмый.

Теплицадагы помидорлар

Утырткан вакытта үсентеләр сәламәт булырга тиеш. Әгәр алар шиңгән икән, беренче чәчәкләре коела һәм бу уңышның югалуына китерә. Помидор җылыга таләпчән. Әмма теплицада температура 30 градустан югары күтәрелсә, ул үсүдән һәм серкәләнүдән туктый. Помидор үтәли җилне ярата.

Кырау, корткычлар һәм авыруларга караганда, теплицадагы «фин мунчасы» аңа күбрәк зыян китерергә мөмкин. Туфракның коры һәм һава температурасының югары булуы чәчәкләр һәм вак җимешлекләрнең коелуына, ә суны даими рәвештә сипмәү помидорларның ярылуына китерә. Бигрәк тә эссе көндә помидорларга салкын су сибәргә ярамый. Помидорларның фитофторага каршы торучанлыгын арттыру өчен, 1 литр суга йод (3-5 тамчы) һәм 1 стакан майсызландырылган сөт кушып ясалган эремәне 7-10 көн тәнәфес ясап, ике тапкыр сиптерергә кирәк.

Бәрәңге

Бәрәңге үстергәндә иң еш китә торган хата – «икенче икмәк»не куе утырту яки сирәкләтелгән шытымнар. Беренчесенең сәбәбе – мөмкин кадәр күбрәк бүлбе утыртырга тырышу. Икенчесе – базда саклаганда озын, акүсентеләр җибәргән бүлбе утырту. Мондый бәрәңге акрын тишелә. Шунлыктан 3 сантиметрдан озынрак үсентеләрне ярырга кирәк. Бәрәңгене кыраудан саклар өчен, төбенә биек итеп өяргә кирәк. Нәтиҗәдә, ул өстәмә тамырлар җибәрәчәк һәм анда бүлбеләр хасил булачак. Бәрәңге тишелеп чыкканчы туфракны тырма белән йомшартыгыз.

Кирәгеннән артык ашланган җирдә бәрәңге сабагы бер метр биеклеккә җитә, ә бүлбеләр аз була. Сабакларны бераз изгәләп, әлеге хатаны төзәтергә мөмкин.

Бәрәңгегә су сибәргә кирәкми дигән ялгыш фикер яшәп килә. Әмма ничек кенә кирәк әле! Июнь аенда һәм июльнең беренче яртысында ул дымга аеруча нык сусый. Тәҗрибәле бакчачылар фикеренчә, бәрәңгедә бүлбеләр саны – июньдә, ә бүлбеләрнең зурлыгы исә июльнең беренче яртысында су сибүгә бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев