Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Ни өчен көненә өч хөрмә җимеше ашарга кушалар?

    Хөрмә җимеше нәтиҗәле иммуностимулятор булып тора, яман шешкә каршы көрәшергә булыша, эч кибүләрдән ярдәм итә, йөрәкне саклый.

    Организмны «рәткә китерү» өчен көненә нибары өч хөрмә җимеше ашау да җитә. Әлеге җимеш үзенә бик күп файдалы матдәләрне җыйган, шуңа да төрле авыруларны дәвалау үзлегенә ия.

    Ашкайнату. Хөрмә җимеше эч кибү, ашказаны белән бәйле булган проблемалар вакытында ярдәм итә, тулаем алганда, ашказаны кайнату функциясен яхшырта.

    Иммун системасы. Әлеге җимешнең составы витаминнарга бик бай: А, В, К, тимер, бакыр, магний, селен, цинк, калий, башка мөһим минераллар. Әлеге матдәләрнең комбинациясе организмның саклагыч көчләрен арттыра, сөякләрне ныгыта, ялкынсынуга каршы тәэсир итә, тире картаюын тоткарлый.

    Кан тамырлары. Хөрмә җимешен даими куллану кан тамырларында кальций тозлары утыруга каршы көрәшә – атеросклероздан саклый.

    Йөрәк. Калийга бай булган өч хөрмә ашап, без йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын профилактикалауны тәэмин итәбез.


    Фото: /pixabay.com

    Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/22-06-2020/ni-chen-k-nen-ch-h-rm-imeshe-asharga-kushalar-5749945

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: