Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Ми картаймасын дисәң...

Баш миенә файдалы күнегүләр

1. Физик як (кан йөрешенә һәм туклануга игътибар).

2. Когнитив як  (файдалы интеллектуаль эшкә күмелү).

3. Социаль як  (җәмәгать эшләре белән шөгыльләнү, башка кешеләр белән актив аралашу).

 

1. Хәрәкәт

Бу хакта борынгы греклар да яхшы белгән. Спортны интеллектуаль үсешнең аерылгысыз  өлеше итеп санаган.

Мигә теләсә нинди хәрәкәт файдалы: ул яңа нерв күзәнәкләре барлыкка килүгә этәрә. Йөгерү, җәяү йөрү, йөзү, футбол... Физик эш тә файдалы. Физик активлыкның төрле төрләрен чиратлаштырырга кирәк – тән һәркайсына өлгерсен. Ә утырып эшләү исә яңа күзәнәкләр ясалуны кисәк акрынайта. Ул Альцгеймер авыруына китерә. Хәрәкәтннең тагын бер плюсы – дофамин эшләнеп чыгуга уңай йогынты ясый. Хәтер һәм мотивация үсә. Һәрчак ниндидер файдалы эш башкарасыгыз килеп тора.

 

2. Йокы

Йокының мөһимлеген гел бәяләп бетермибез. Даими рәвештә 6 сәгать йә аннан да кимрәк йокласаң – деменция һәм Альцгеймер барлыкка килү куркынычы бермә-бер арта. 8-9 сәгать йокларга кирәк! Йокы вакытында яңа күзәнәкләр барлыкка килә (мускул һәм нерв күзәнәкләре). Аз йокы вакытында ми яңа нерв күзәнәкләрен эшләп чыгарырга җитешә алмый.

 

3. Туклану

Ми күзәнәкләре үсешен тәэмин итә торган элементлар бар. Беренче чиратта, бу омега 3 (балык мае) һәм флавоноидлар (кара җиләк, ачы шоколад). Зыянлы азыклардан тыелырга кирәк (камыр ризыклары, терлек мае, фаст-фудлар). Яшелчә, җиләк-җимеш, кузаклылар, чикләвек, цитрус җимешләр, үсемлек мае, балык – кыскасы, В һәм С группасы витаминнарына бай азыклар болар. Алар уйлау процессына уңай йогынты ясый, минең картаюын акрынайта, деменция үсешен тоткарлый.

 

4. Артык тазару зарарлы!

Артык авырлык когнитив мөмкинлекләрне чикли. 5 көн ашап, 2 көн калорийны минимум киметсәк, мидә яңа күзәнәкләр барлыкка килү өчен уңай шартлар туа. Ләкин чаманы онытмаска кирәк: ашауны тәмам киметеп, ми туклыклы матдәләрне алып бетерә алмый кала.

 

5. Яңалыкка омтыл!

Мускуллар ничек үскәнен беләсездер. Спортзалда бик тырышып, көч куеп шөгыльләнеп, мускуллар стресс кичерә һәм үсәләр. Мидә дә нәкъ шул процесслар бара. Көтелмәгән җайсыз шартларга эләгеп, нидер хәл итәргә тотынсагыз, нерв күзәнәкләре үсә башлый. Организм шундук реакция белдерә – нейроннар бу хәлдән чыгу юлын табарга булыша. Шуңа күрә яңа хобби, китаплар, туктаусыз белемеңне күтәрү ми үсеше өчен бик мөһим. Ми шөгыльсез калса, деградация башлана.

 

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/belms-bel/mi-kartaymasyn-dis

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев