Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Кыярлар нигә саргая?

    Кыяр яфрагының саргаю сәбәпләре

    Әле җәй башланып, утырткан яшелчәләребездән авыз итеп тә өлгермәдек, кайбер үсемлекләрдә чирләр күренә да башлады. Кайберәүләрнең кыяр яфракларында сары таплар барлыкка килгән. Чынлап та, ник саргая соң ул кыяр яфраклары? Моның иң киң таралган берничә сәбәбе бар.

    Тлә

    Әгәр дә кыярларыгызның өстен каплап, төбен мүлчәләгән булсагыз, өстәвенә астына тирес түшәгән җылы түтәлгә дә утыртсагыз, мөгаен, кыяр түтәлен кырмыскалар үз иткәндер. Ә кайда кырмыска – анда тлә. Кыярның яфрак астын җентекләп тикшерегез әле, тлә колонияләре шунда була. Болар яфракның суын суырып, үсемлекне корыта. Кибеттә «Фитоверм» дигән препарат сатыла. Ул агулы препарат түгел. Шуның белән эшкәртеп карагыз. Ул булмаса, кызыл борыч һәм сарымсак төнәтмәсе дә кулланырга мөмкин. Кырмыскалардан котылыр өчен, оя тирәләренә коры манный яки тары ярмасы сибегез. Күпләр шуның файдасын күрүләрен яза.

    Ончыл чык

    Икенче сәбәп пероноспороз, ягъни ончыл чык булырга мөмкин. Быел бик яңгырлы, өстәвенә төннәр салкын. Әлеге чир мондый шартларда тиз үрчи. Кыярларны яхшылап карагыз, өстендә он сипкән сыман аксыл кунык юкмы? Ончыл чык авыруыннан фитофторга каршы кулланылучы препаратлар булыша. Әйтик, «Фитоспорин», «Хом», ачыган сөт һәм йод кушылган су. Кояш гаепле

    Кыярны көне буе туры караган кояш нурлары да саргайта. Бу хәл килеп чыкмасын өчен, кыяр янына кукуруза, көнбагыш ише, түтәлне күләгәли торган үсемлелкәр утырталар. Кыяр түтәлен юка гына тукылмаган материал белән дә күләгәләргә була.

    Суны белеп сибәргә

    Кыярның тамырлары өстә генә. Ул суның температурасына сизгер. Әгәр дә салкын су сипкән булсагыз, тамырлардагы каналлар кысыла, кыяр җитәрлек дым ала алмый. Кыярга суны бары тик кояшта җылытып һәм бары тик кичке якта гына сибәргә ярый.

    Тыгыз туфрак

    Кыяр туфракның тыгызлануын да яратмый. Ара-тирә аның тирә-юнен сак кына йомашртып торырга кирәк. Әмма артык тирән йомшартырга һәм кыяр үсемлегенә бик якын килергә ярамый, чөнки, әйткәнебезчә, тамырлары өске якта гына урнашкан.

    Кыярның «ашыйсы килә»

    Әйе, үсемлекләрне дә гел тукландырып торырга кирәк. Туфрак ярлы булса да, кыярның яфраклары саргаючан. Башта аларның төсе «кача», сыек яшел төскә керә, аннары саргая. Бу – туфракта азот һәм башка төрле матдәләр җитмәвенә ишарә. Иң беренче эш итеп, сыер тиресе яки кычыткан әчетеп сибеп карагыз. Ике атна әчеткән ашлама 1 чиләк суга 1 литр күләмендә алына.

    Фото: http://pixabay.com

    Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/bakcha/kyyarlar-nig-sargaya

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: