Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кыяр тозлау рецептлары тәкъдим итәбез

Бу көннәрдә хуҗабикәләр кыяр тозлау, кайнатмалар ясау белән мәшгуль. Кыяр тозлау рецептлары тәкъдим итәбез.

КИШЕР САБАГЫ БЕЛӘН ТОЗЛАГАН КЫЯР

Стерильләштерелгән 3 литрлы банканың төбен күмгәнче кишер сабагы салам. 

Аннан баш-башлары киселгән кыярлар тутырам. Өстенә кайнап чыккан суны бушатам да 30 минут тотам. Яңадан шул суны кәстрүлгә маринад ясар өчен бушатам. Ә банкага кайнап чыккан чиста су салып 10 минут тотам да түгәм.

Маринад өчен: 7 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы уксус (эссенция) салып капкачлап куям.

 

КЫЯР ТОЗЛЫЙБЫЗ

Стерильләштерелгән 3 литрлы банканың төбенә лавр, карлыган, чия яфраклары, укроп, 2-3 төш сарымсак салып, уртача зурлыктагы кыярларны тутырам. Шуның өстенә кайнап чыккан су коям. Биш минут узганнан соң суны кәстрүлгә бушатам һәм 2 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 лавр яфрагы, 5-6 кара борыч, 3-4 канәфер салып кайнатып чыгарам.

Маринадка 1 чәй кашыгы лимон кислотасы яки 1 чәй кашыгы уксус кислотасын уттан алгач кәстрүлгә салырга кирәк. Аннан соң чәй кашыгының очы белән генә төелгән кызыл борыч салам да банканы капкачлап төреп куям.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев