Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кышкы киемнәрне җәй көне ничек сакларга?

Иң беренче эш итеп киемнәрне юарга яки чистартырга. Пычранган киемдә көя күбәләге личинкалары үрчү ихтималы зур. . Мехлы киемнәрне кояшта киптерегез, көя күбәләге кояш нурларын яратмый.

Өс киемнәренә тукымадан ясалган капчыклар кидерегез. Полиэтилен һава кертми, шуңа да күгәрек исе килергә мөмкин.

Тунны кояшсыз көндә, һава торышы коры булганда вакыт-вакыт балконда җилләтеп алыгыз.

Аяк киеме саклана торган тартмага сода салынган кечкенә капчыклар куеп калдырыгыз.

Киемнәрне көядән саклау өчен, тукымадан капчык тегеп, эченә әрем, лаванда, киптерелгән әфлисун кабыгы, розмарин салыгыз. Мамык дискка берничә тамчы эфир маен тамызып, кием кесәләренә тыгып куегыз.

Фото:pixabay.com/ru

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев