Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Хатын-кыз нинди киемнәргә акча жәлләмәскә тиеш

    Күп хатын-кызлар гаилә бюджетына кырын сукмасын дип, арзан киемнәр алуны кулай күрә.

    Күп хатын-кызлар гаилә бюджетына кырын сукмасын дип, арзан киемнәр алуны кулай күрә.

    Болар инде үзеңне брендлы матур әйберләр, сумочкалар, акча янчыклары алудан мәхрүм итү бәрабәренә башкарыла. Саран икеләтә түли дигәнне ишеткәнегез бардыр. Гардеробны бер киярлек юк-бар белән тутырганчы, берне ал, берәгәйле итеп ал, дип тә әйтәләр әле. 

    Хатын-кыз гардеробында нәрсәләргә акча жәлләмәскә икәнен беләсезме? 

     

    Аяк киеме 

    Хатын-кызга туфлиенә карап бәя бирәләр! Очрашуга, концертка барыр өчен затлы күлмәк сатып алып, шәп прическа ясатып та, арзанлы туфли кисәң – бөтен тырышканнарың юкка чыгачак. Кыйммәтле туфли кигән хатын-кызның гына үз-үзенә бәясе арта! Ул үзен иркен тота! Ә сыйфатлы, уңайлы аяк киеме беркайчан да арзан була алмый! 

     

    Колготки 

    Колготки, оеклар, ботинка-туфлиләр кебек үк, хатын-кыз образының аерылгысыз өлеше. Арзанлы капрон оеклар шундук үзен «сата»: түбән сыйфатлы полиамид тупас күренә, җөйләре тигезсез була, тукымасының катылыгы бармак белән капшап карауга ук сизелә, үкчәләре юк... Арзан колготкие җыерылып төшеп, тезләре чыгып тору хатын-кызны бер дә бизәми инде! Сыйфатлы колготки аякта матур утыра, югач та формасын  югалтмый. 

      

    Сумка 

    Сумка хатын-кыз образы белән шулкадәр аерылгысыз, буш куллы хатын-кыз никтер табигый күренми хәтта. Сумка эчендәге әйберләр хуҗасының холкын, зәвыгын, тормыш стилен ача. Алар ир-ат өчен генә түгел, хатын-кызның үзе өчен дә табышмак кебек. Хатын-кыз сумкасы әйберләр салып йөри торган аксессуар гына да түгел ул. Ул образыңны ассызыклап күрсәтә, шәп зәвыгыңа, социаль статусыңа бер ишарә булып тора. Һәр гүзәл зат, кеременә карап тормыйча, затлы, элегант күренергә омтыла. Яхшы сумкалар әллә каян аерылып тора! Алар үз-үзеңә ышаныч уята, формасын саклый, эчлеге, молнияләре, фурнитурасы була, чыдамлыгы, теккән җөйләренең җыйнаклыгы белән аерылып тора. 

     

    Эчке кием 

    Арзан эчке кием сатып алып, аны тузып, тишелеп беткәнче кию үз-үзеңне яратмау билгесе ул. Эчке киемгә шундый караш үзеңә ышанмау, комплекслар, тормышта уңышсызлыклар китереп чыгара. Медиклар түбән сыйфатлы эчке киемнәрнең сәламәтлек өчен зарарлы булуын да кисәтә. Тәнне ялкынсындыралар, тимгелләр килеп чыга. Тукымасы еш кына санитар нормаларга туры килми, тиз уңа, җәелеп төшә. Шулай итеп, хуҗасына физик һәм психологик дискомфорт ясый. 

    Арзанлы бюстгальтер 1-2 айдан сузылып бетә, яңасын алырга туры килә. 1-2 кыйммәтле бюстгальтер алсаң, ел буена җитә, ай саен арзанлыны алып  йөрисең дә булмый. Шунысы да бар: натураль тукымалардан булган эчке киемнәр гәүдәнең матур урыннарын ассызыклап, кимчелекләрне яшереп күрсәтә. 

     

    Джинсы 

    Нәрсә кияргә дип аптырап калган хатын-кыз өчен джинсы чын мәгънәсендә коткаручы ул. Узган гасырдан бирле хатын-кыз гардеробындагы алыштыргысыз кием. 

    Фирма джинсылары сыйфатлы тукымадан тегелә. Җөйләре тигез, буявы тигез төшкән, бөгәрләнми, сынмый, 5-6 ел буе формасын югалтмый. Арзан джинсыларның тезләре чыга, арты асылынып төшә, буявы йога, сәдәфләре төшә, каптыргычы ватыла. Андый джинсы хатын-кызны җыйнаксыз күрсәтә. 

     

    Пальто 

    Пальто хатын-кыз тарафыннан бер генә сезонга сатып алынмый. Ул сыйфатлы, кыйммәтле, стильгә яраклы булсын. Натураль тукымадан тегелгән пальто арзан була да алмый. Тышлык тукымасы да, эчлеге дә сыйфатлы материалдан тегелә. Җылы һәм уңайлы. Арзанлы пальтоның сыйфатсыз фурнитурасы һәм эләктергечләре озакламый яраксызга әйләнә, тукымасы таушалган кыяфәткә керә – ремонтка бирергә туры килә. 

      

    Хатын-кыз киемендә иң мөһиме – шул киемне киеп йөрүче хатын-кыз үзе! 


    Фото: pixabay.com

    Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/belms-bel/nindi-kiemnrg-akcha-zhllmsk

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: