Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Кешеләр начарлыкны ни өчен оныта?

    Кешенең баш миендә негатив хисләрдән саклау механизмы бар.

    Кешенең баш мие позитив һәм негатив әйберләрне истә калдыра. Тик негатив хисләр саклагыч функцияләр белән блокировкалана.

    Негатив хатирәләр дә, позитив хисләр кебек үк, кешенең гомере буе үзе белән кала. Ләкин баш миенең саклагыч механизмнары аларны блокировкалый. Шуңа күрә бары тик яхшы әйберләр генә истә калган кебек була. Әгәр тискәре «флешбэкка керү» гел мөмкин булса, кеше гомеренә куркыныч янар иде, ди белгеч.

    «Кешенең аңында безне негативтан саклый торган механизмнар бар. Әгәр без һаман негатив һәм борчулар белән яшәсәк, кеше гомере озаймый да, уңышлы да булмый. Негатив кичерешләр вакытында кеше бар яклап ярдәмсез кала. Баш миендә негатив кына булмасын, позитив һәм оптимистик хисләргә дә урын калсын өчен саклагыч механизм көйләнә. Бу – аңның үзлеге», – ди доцент Гайфетдинов.

    Тискәре хатирәләр сөртелгәнен суд медикларының хезмәтләре раслый. Гайфетдинов сүзләренчә, тырышкан очракта, барысын да искә төшереп була.

    Фото: pixabay.com

    Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/09-09-2020/keshel-r-nacharlykny-ni-chen-onyta-5768992

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: