Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кер юу турында

Кер юу порошогының вак кисәкчекләре һавага тиз тарала һәм сулыш юлларына эләгә. Андагы хуш ис сулыш юлын ярсыта, аллергия чыгуга сәбәп була.

Зыянын киметү өчен порошокның иссезен яки балалар кере өчен булганын, аллергия чыгармый торганын куллану яхшырак. Шунысы бар, балалар киеме өчен ясалган порошокның нигезендә – сабын һәм кер юу машинасы спираленә юшкын утыртмый торган матдәләр кушылмый.

Керне кул белән юганда перчатка кию мәҗбүри. Кер порошогы кул тиресен киптерә, зыянлы матдәләр тәнгә үтеп керә. Хлорлы һәм агарта торган матдәләр кушылган чистарту чараларын чамасын белеп, сакланып кулланыгыз.

kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев