Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Кайсы үсемлектә антиоксидантлар иң күп күләмдә була?

    Җыерчыклы гөлҗимеш куагы Балтыйк диңгезе буендагы җирләрдә үсә.

    Галимнәр фикеренчә, җыерчыклы гөлҗимеш куагы җимешләре антиоксидантларга иң бай үсемлек дип санала.

    Аның җимешләре түгәрәк формасында була. Бу куак Балтыйк диңгезе ярларында очырый. Сүз Россиядә бөтен җирдә үсә торган гади гөлҗимеш куагы турында бармый.

    Өлгергән гөлҗимештә аскорбин кислотасы күләме йөз граммда дүрт мең миллиграммга кадәр булырга мөмкин. Кант исемендәге Балтыйк федераль университеты галимнәре шундый нәтиҗә ясаган. Бу — гади гөлҗимеш куагында үскән җимешләрдәге күләмнән дүрт тапкыр артыграк. Ә С витаминының иң шәп чыганагы дип кабул ителгән лимондагыдан йөз тапкыр артыграк.

    Җыерчыклы гөлҗимешнең тарихи ватаны Төньяк Кытай, Япония, Корея һәм Россиянең Ерак Көнчыгышы.

    С витамины белән беррәттән Е витамины, каротиноидлар — организмда А витаминына әверелә торган пигментлар, кызыл шәраб, яшел чәйдә очрый торган феноллы кушылмалар да антиоксидант булып тора.

    Антиоксидантлар организмның табигый сакчылары ролен башкара, алар ирекле радикалларның йогынтысын нейтральләштерә.

    Фото:  /pixabay.com

    Чыганак:  https://intertat.ru/news/questions_answers/06-01-2020/kaysy-semlekt-antioksidantlar-i-k-p-k-l-md-bula-5714665

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: