Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Карбыз белән кавынны ничек сайларга ?

Кавын - карбыз сайлауның үз серләре бар. Кемнәрдер суккалап карый, кемнәрдер иснәп сайлый. Иң тәмлесен һәм җитешкәнен ничек аерырга? Бу сорауларга җавапны мәкаләне укыгач, табарсыз.

Кавын

Үлән исе килеп торган кавын өлгермәгән була. Җылыда, көн үзәгендә аның исе ныграк сизелә.

Суккалаганда тонык тавыш чыкса, кавын өлгергән.

Сабак очы тулысынча кипкән булырга тиеш.

Кавынның тышы йомшак булу бозыклыгын искәртә.

“Колхозница” — зур булмаган түгәрәк кавын. Бу төре юлда килгәндә дә өлгереп җитә. Эче сары, баллы, кайчагында яшькелт тә булырга мөмкин. Бик өлгергәне дә хуш исе белән әллә ни мактана алмый. Мондый кавын безнең бакчаларда да рәхәтләнеп үсә ала.

“Торпедо” — озынча, шактый зур кавын. Тышы аксыл сары, челтәрләнеп тора. Эче бик баллы, сусыл һәм хуш исле. Ул тулысынча өлгергәч кенә өзелергә тиеш. Шуңа бик җентекләп сайларга кирәк.

“Канталупа” — азрак кысылган сары кавын, тышы челтәрләнеп тора. Баллы, әмма бик сусыл түгел.

Карбыз

Өлгергән карбыз җиңел була. Берничәсен кулга алып карагыз.

Буй-буй сызыклары кискен аерылып торса яхшы.

Кабыгы тырнак белән кырылган карбызны алмагыз.

Ике куллап кысып, колак янына китерегез: эчтә шыгырдаган тавыш килә икән, димәк, карбыз өлгергән.

Әстерхан карбызы — түгәрәк, зур, бик баллы һәм сусыл.

Краснодар карбызы — алай зур түгел, кабыгы куе яшел төстә, буй-буй сызыксыз. Бик баллы булмый.

Кытай һам үзбәк карбызы — бик зур, озынчарак формада. Сусыл, әмма баллылыгы ягыннан әстерханныкын-нан калыша.

Япон карбызы — квадрат формасында, кыйммәт, шуның өстенә күп вакыт өлгереп җитмәгән була. Квадрат карбыз махсус кубта үсә, бик баллы түгел.

1igelek.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев