Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кальций организмга нигә кирәк?

Сөякләрдә кальций 90% ка кадәр исәпләнә, әмма ул сөяк өчен генә түгел, ә бәлки бөтен орга­низм өчен дә эшли.

Ул сөякләрне формалаштыру һәм ныгыту турында кайгырта. Үсү һәм тешләрне саклау өчен кирәк. Бөтен организмның күзәнәкләрен тергезергә булыша. Нерв системасын «тукландыра», нервыларга тузарга ирек бирми.

Эндокрин бизләрнең нормаль эшчәнлеген тәэмин итә. Ялкынсынуга каршы тору сәләте булганлыктан, организмның чирләрдән саклану көчен арттыра.

Олы кеше өчен кальций­ның көнлек нормасы якынча 800 мг (бу 3-4 кружка сөт). Әгәр дә сез җирдә (дачада ) актив эшлисез һәм чишмә булып тирегез ага икән, кальцийның көнлек нормасы артыграк булырга тиеш.

Озак вакыт гормональ препаратлар кабул итүчеләр өчен дә (алар организмнан кальцийны чыгара), кан авыруларын, эчәклек, бөер, эндокрин бизләр, аллергия белән авыручылар өчен дә кальцийның көнлек нормасы артыграк булырга тиеш.

Остеохондрозны — сөяк тукымасы кибүне булдырмас өчен, 30дан узган хатын-кызларга көн саен 1000 мг кальций кереп торуы кирәк.

Әлеге минералның тәүлеклек дозасын арттыру өчен, түбәндәге киңәшләрдән файдаланыгыз.

Тавык йомыркасы, шулай ук солы, карабодай боткасы, борчак, фасоль, чикләвек, көнбагыш, әфлисун, йөзем дә кальцийга бай.

Җәй көне шпинат, яшел суган, петрушка, салат үләне, кыяр, чөгендер, кишер, ак баш кәбестә һәм чәчәк кәбестә күп ашарга ты­ышыгыз. Кальций шулай ук виноград һәм абрикоста да күп.

Чәчәк кәбестәнең яфрагын ташларга ашыкмагыз: анда кальций кәбестәнең «чәчәк» өлешендәгегә караганда күбрәк. Яфракларны чистартыгыз, юыгыз да, гади кәбестәне кулланган төсле файдаланыгыз.

Кальций сөттә һәм сөт про­дуктларында бик күп. 100 г голланд сырында ул 1040 мг, плавленый сырда — 740, эремчектә — 150, сөт һәм йо- гыртта 120 мг тирәсе исәпләнә.

Пешергәндә кальций юкка чыкмый. Әмма ул фос­фор күп булганны яратмый. Әгәр дә ризыкта фосфор күп икән, мәсәлән, сез борчак (фасоль, ногыт һ.б.) ярата­сыз икән, эчәклектә кальцийның эри алмый торган кушылмалары барлыкка килә, ул организмнан тәрәт белән чыгып китә һәм организмда кальцийга кытлык башлана, шуның аркасында сөякләр тиз сынучанга әйләнә, нерв системасы туза һ.б.

Шуңа күрә һәр хуҗабикә ризык әйберләрен дөрес кул­лана белергә тиеш: ботканы сөттә пешерегез, сырны ипи белән, ит һәм балык ризыкларын — яшелчә гарниры белән бирегез.

Ризык артык майлы да, майсыз да булмасын. Майның артык булуы да, яки бөтенләй булмавы да кальций үзләштерелүне боза.

 

Менюга яхшы өстәмә — әче-тозлы (квашеный) яшелчәләр, лимон согы. Боларны артык күп түгел, бераз кертеп җибәрегез. Алар эчәк­лектә әче мохит барлыкка ки­тереп, кальцийны үзләштер­үне яхшыртыр.

 

Әгәр дә сезгә остеопороз дигән диагноз куйган булса­лар, инде берничә тапкыр аяк яки кулыгыз һ.б. сынган булса, һәм һәрберсендә сөякләрегез озак һәм начар ялганса, димәк, организмга кальций җитми дигән сүз. Кальций җитмәү — туклануның дөрес булмау сигналы, кальций минералын үзләштерү бозылган дигән сүз, яки бу — ашказаны-эчәклек, калкансыман биз, бөер өсте бизләре авыру билгесе.

М.Гурвич, медицина фәннәре кандидаты.

Сөт яки сөт продуктлары диетасында озак утыра күрмәгез, врач рөхсәтеннән башка кальций препаратлары кабул итмәгез. Үзләштерелеп бетмәгән артык кальций кан тамырлары стенасына, мускулларга уты­рып, сидек-таш авыруы ките­реп чыгарырга мөмкин. Тик торганнан күңел болганып, тамак кибеп, хәлсезләнеп, аппе­тит югалып, еш сиясе килеп интегәсезме? Бу — гиперкальциелит (үзләштерелмәгән каль­ций күплеге) билгесе булуы их­тимал.

Табиб киңәше таләп ителә

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев