Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Иң нәтиҗәле ял нинди була һәм ул ничә көнгә сузылырга тиеш?

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре: «Тулы көченә ял итәр өчен, кешегә өч атна вакыт кирәк, отпуск аннан да ким булырга тиеш түгел», - дип белдерә.

Аларның сүзләренчә, кыска ялдан соң хезмәткәрләр, ялга кадәрге чорга караганда, 30-50 процентка начаррак эшли. Өч атна ялдан соң исә алар батырып эшли икән. Шуңа да табиблар, беренче атна - адаптация, икенче атна - ял, өченче атна элеккеге яшәү режимына кайту өчен кирәк, дигән нәтиҗәгә килгән. Ә менә психологлар табиблар белән килешми, ялны берничә өлешкә бүләргә киңәш итәләр. Алар, кеше елына, ким дигәндә, өч тапкыр ял итәргә тиеш, дигән фикердә тора. Иң нәтиҗәле ял нинди була һәм ул ничә көнгә сузылырга тиеш? Психолог Наилә Бәширова бу сорауга җавап табарга ярдәм итәр.

– Кеше, кимендә, ике, ә иң күбе өч атна ял итәргә тиеш. Ялның сыйфаты көннәргә бәйле түгел, ул аны ничек үткәрүеңнән тора. Дөресен әйткәндә, без ял итә белмибез. Кайберәүләр өчен ял – стресс. Эшләп кенә яшәргә күнеккән кеше ялда да эше турында уйлый, шалтыратуларга җавап бирә. Ялга кадәр башлаган эшен төгәлләп бетермәгән булса, бигрәк тә. Эштәге хәл итеп бетерелмәгән мәсьәләләрне соңгы көнгә кадәр тартып-сузып килмәгез, ялга кадәр эшләп бетереп китегез, – ди психолог. Наилә Бәшировадан тагын бер киңәш – берәр кая ялга барырга теләүчеләргә кредит алмау хәерле. Ял итеп кайтасың да, бер-ике атнадан кредит түләү вакыты җитә. Монда инде ялың онытыла да куя. Кредит алганчы, яхшылап уйлагыз: бәлки, арзанрак юллама белән барып була торган ил бардыр? Океанны - диңгезгә, диңгезне күлгә алыштырып була бит. Барысын да уйлап-исәпләп чыгаргач, ял алай кыйммәткә дә төшмәскә мөмкин. – Ялдан кайтуның икенче көнендә үк эшкә чыгарга кирәкми, организм өчен бу стресс. Ялдан эшкә чыгарга өч көн кала кайтырга тырышыгыз. Гадәти тормыш ритмына кайту өчен кирәк ул көннәр, – ди Наилә Бәширова. – Елга бер бирелә торган ялны көтмичә, аны айга бер-ике тапкыр үзең дә оештыра аласың. Гаиләңне алып табигатькә чыгып керү өчен юллама да, кредит та алырга кирәкми. Гарәп Әмирлекләрендә, әйтик, җомга көнне гаиләләре белән табигатькә чыгып, зур эскәтерләрен җәеп, чәй эчеп утыралар. Шунда туганнарын да чакыралар. Бу инде туганнарның үзара ватсаптан смс алышуы гына түгел. Ә бездә туганнар белән берәр мәҗлес уңаеннан гына очрашу гадәте бар. Нишләп әле безгә дә моны тормышыбызга кертеп җибәрмәскә?! Кабатлап әйтергә туры килә инде: безгә ял итәргә өйрәнергә кирәк.

shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев