Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Борын очы салкын булу нәрсәне аңлата?

    Кешенең барлык кан тамырларын бер сызыкка сузып салсаң, аларның гомуми озынлыгы 101 мең чакрым чамасы була.

    Табиблар сүзләренчә, кешенең кан тамырлары никадәр картайса, кеше үзе дә шулкадәр карт була. Кан тамырлары авырулары булу-булмавын кеше үзе дә билгели ала.

    Россия кардиология җәмгыяте вице-президенты, Россия фәннәр академиясе академигы, Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү медуниверситеты каршындагы клиника директоры Юрий Беленков шундый авырулар турында сөйләгән.

    Әгәр кешенең барлык артерияләрен, капиллярларын һәм веналарын бер сызыкка сузып салсаң, аларның гомуми озынлыгы 101 мең чакрым чамасы була икән. Чагыштыру өчен: җир әйләнәсенең озынлыгы 40 мең чакрым, кан тамырларының гомуми озынлыгыннан 2,5 тапкыр кимрәк.

    Кан тамырлары игътибар, күз күреме, мускуллар үсеше һәм туклануы, җенси функциясе, хәтта кәеф өчен җавап бирә. Вакыт узу белән тамырлар туза, кан йөреше кыенлаша. Шуңа күрә төрле авырулар килеп чыга. Варикоз башлана, борын очы һәм куллар өши башлый.

    Неврозлар, депрессияләр, инфекцион чирләр һәм эчке органнардагы кайбер авырулар да кан тамырлары тузуга китерә. Шуннан атеросклероз барлыкка килә, инсульт булуы да мөмкин.


    Фото: pixabay.com

    Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/28-06-2020/boryn-ochy-salkyn-bulu-n-rs-ne-a-lata-5752234

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: