Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Без көн саен савыт-сабаны ничек бозабыз?

    Яхшы савыт-саба шактый кыйммәт торса да, хуҗабикәләр аны куллана белми.

    Савыт-саба юганда хуҗабикәләр ясый торган хаталар турында киңәшләр сайтында яздылар.

    Кайнар кәстрүлне салкын суга салмагыз. Термаль шок була һәм савытта ярыклар барлыкка килә.

    Көюгә каршы катламы – тефлон, керамика булган табаларны артык кыздырмагыз. Ул зарарлы матдәләр бүлеп чыгара башлар.

    Тозны салкын суга салмагыз. Юкса тоз савыт төбенә утыра һәм ак таплар барлыкка килә, аларны чистартып та булмый.

    Агач яки чуен савыт-сабаны суда җебетмәгез. Агач әйберләр чыланып, таралырга, ә чуен савытларның саклагыч катламы бозылырга мөмкин. Аннары чуен күгәрә башлый.

    Таш яки пыяла куна тактасы пычакны үтмәсләндерә.

    Әче ризыкны алюминий савыт-сабада әзерләмәгез. Мәсәлән, томатлы ашны алюминий яки чуен табада пешерергә ярамый. Савытны әче ризыкларның кислотасы боза.

    Чуен савыт-сабаны юа торган чаралар белән чистартырга ярамый, сабын майны бетерә. Ә чуен савыт-сабага исә саклагыч өчен бик юка гына май катламы сыланган була.

    Фото:  photo.tatar-inform.ru

    Чыганак: интертат

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: