Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Белгечләр эссе һава торышы булганда сәламәтлекне саклау өчен киңәшләр бирде

Илнең кайбер төбәкләрендә аномаль эссе һава торышы урнашты.

(Казан, 10 май, “Татар-информ”). Роспортребнадзор белгечләре  эсседән саклану өчен киңәшләр бирде. Киңәшләр ведомствоның сайтында чыкты.

Россиянең кайбер төбәкләрендә хәзерге вакытта аномаль эссе һава торышы урнашты – температура уртача күрсәткечләрдән югарырак. Бик эссе һава торышы булганда кешедә хроник авырулар кискенләшергә, сәламәтлегенә зыян килергә мөмкин.

Экспертлар ачык төстәге җиңел кием кияргә һәм һавада озак йөрмәскә киңәш итә. Бүлмәләрне дә даими җилләтеп торырга кирәк.

Шулай ук майлы ризыклардан, баллы газлы сулардан, энергетик һәм алкоголь эчемлекләрдән баш тартырга кирәк. Белгечләр балык, диңгез ризыклары, җиләк-җимешләр, яшеләчәләр ашарга куша. Күп итеп чәй, морс, киптерелгән җимешләрдән ясалган төнәтмә, майсыз эчегән сөт эчемлекләре һәм минераль сулар эчәргә кирәк.

“Көннең иң кызу вакытында ашамыйча, аны иртәнгә яки кичкә күчерергә кирәк. Ризык әзерләүнең һәм саклауның гигиеник һәм технологик таләпләрен катгый сакларга кирәк”, - диелә Роспотребнадзор хәбәрендә.

Белгечләр кондиционерлар булган очракта гына кешеләр күп җыела торган урыннарга барырга ярый, дип киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев