Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулы районында яшәүче Зәрия САФИУЛЛИНАдан сыр ясау серләре

    Сыр – бик борынгы заманнарда ук җитештерелә башлаган ризык. Аны өй шартларында да ясап була.

    Без, авыл җирлегендә яшәүчеләр, аерткан сыек сыер сөтеннән мондый рецепт белән  ясыйбыз: аерткан 10 литр сөтне, пластик  чиләккә салып, 2-3 көнгә җылы урынга  оетырга куясың. Ул катык кебек ойый. Оеган сөтне  махсус марлядан яки  чүпрәктән тегелгән капчыкка сөзәргә саласың. Бу капчыктан артык сыеклык агып чыгып бетәргә тиеш. Шуңа күрә, аны берәр җиргә элеп, астына табак куясың. Капчык эчендә эремчек сыман куе масса кала.  Бу массаны көйдерми торган казанга  салып, аның өстенә 1 литр яңа савып алынган сөт өстисең дә, газны акрын утка куеп, җылыта башлыйсың. Бераздан, масса катыланып, бөтерчекләнә башлый, сөт тә төсен үзгәртә – сары су барлыкка килә. Анннан соң инде бу каты массаны тишекле чүмечкә салып сөзәсең. Ул бер 10-12 сәгать чамасы “сөзелеп” торырга тиеш, чөнки су (сыек масса) калырга тиеш түгел. Шуннан соң бу каты эремчекле массага 2 йомырка, 1 чәй калагы сода, 1 чәй калагы тоз салып, төерләре калмаслык итеп, кул белән уасың.

    Көйдерми торган казанның төбенә ак май салып (чама белән, күп түгел), газга куеп эретәсең. Эрегән май казан төбен капларга тиеш. Шуның өстенә әлеге эремчекле массаны салып, акрын утта болгатып торасың (көйдермисең). 30  минут чамасы вакыт үтә. Шул арада бик тә үзле, матур, төерләрсез масса барлыкка килергә тиеш. Аннан соң бу массаны төбе көнбагыш мае белән майланган табага тигезләп җәясең. Суык җирдә берничә сәгать яки бер тәүлек торырга  тиеш. Шундый тәмле, үзең ясаган сыр килеп чыга.

    Сыр ясау бик катлаулы, четерекле булып тоелса да, бер гадәткә керсә, бер авырлыгы да юк. Аның өчен алдан кулланылырга тиешле савыт-сабаны гына әзерләп куярга кирәк. Сөтнең чиста булуы да бик мөһим. Ә кирәкмәгән, сөзелеп чыккан суларны, абзарыңдагы хайваннарыңа эчерергә була. Исән-сау булыгыз. Ашларыгыз тәмле булсын.

    Зәрия САФИУЛЛИНА,

    Баулы районы,

    Яңа Чүте авылы

     

    Фото http://колозвон.рф

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: