Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Бакча җиләгенең яфрагы нигә кызара?

    Бакча җиләгенең яфрагы ни өчен кызарганын бакчачы җавап бирә

    – Бакча җиләкләрен былтыр көздән утыртып калдырган идем.  Үсентеләр, яфраклары кызарып, хәлсезләнеп утыра. Нәрсә сибеп карарга икән?

    Наҗия Сәетгәрәева. Зәй районы

     

    Бакчачы-блогер Эльмира Исхакова җавабы:

    Реклама

    Азот җитмәгәнлектән бу. Түбәндәге рецепт белән ясалган  катнашма кулланып карагыз әле. Иң элек, туфрагы дымлы булсын өчен, гади су сибәсе. Аннан соң 10 литр суга 2–5 грамм бор кислотасы, 1 аш кашыгы йод, 2 грамм марганцовка һәм 2 аш кашыгы нашатырь спирты салып, катнашма ясыйсы. Һәр төпкә, яфракларына да тидереп, 1 литр чамасы катнашма сибәсе. Бу максатта 10 процентлы нашатырь спиртыннан (10 литр суга 40 мл), водород перекисе (1 литр суга 2 аш кашыгы), нитроаммофоска (10 литр суга 1 аш кашыгы), мочевинадан (10 литр суга 1 шырпы кабы) да файдаланырга мөмкин

    Фото: pixabay.com

    Чыганак

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: