Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Аш серкәсен көндәлектә куллану серләре

Хуҗабикәләр аш серкәсен (уксус) азык әзерләгәндә кулланырга гадәтләнгән. Аның зарарсызландыру үзлегенә дә ия икәнлеген беләсезме?

Мәсәлән, аш серкәсе сальмонелла һәм стафилококк кебек зарарлы микробларны үтерә. Ә бу таякчыклар ит турау өчен каралган агач такталарда яшәргә мөмкин. Аларны зарарсызландыруның бернинди кыенлыгы да юк. Моның өчен кулланган саен такталарны су кушылмаган аш серкәсе белән сөртеп алырга кирәк.

 

Әлеге максатларда агачтан эшләнгән турау такталарына бераз чәй содасы сибәргә, ә аннары аш серкәсе бөркергә мөмкин. Аш серкәсе тәэсирендә чәй содасы чыжылдап күбекләнер. 5-10 минуттан такталарны салкын суда чылатылган чүпрәк белән сөртеп алыгыз.

 

Ризыкны кыздырып бетергәннән соң май чәчрәгән урыннарны аш серкәсендә чылатылган чүпрәк белән корытыгыз.

 

Савыт-саба юу сыекчасына 3-4 аш кашыгы аш серкәсе кушып болгатыгыз. Ул сыекчаның чистарту үзлеген яхшырта, нәтиҗәдә, сыекча да азрак сарыф ителә.

 

Гади һәм арзан аш серкәсен кулланып, менә бит күпме файда күрергә мөмкин!

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X