Реклама
Казандагы әлеге хәлне баласы янында булган әни кеше күреп алган. Улының вафли белән ниндидер ят әйбер чәйнәве аны аптырашта калдырган.
Бактың исә,әлеге ят әйбер - кулланылган презерватив булып чыккан. Бу хакта «Эфир-24» хәбәр итә.
Хәкимуллиннар гаиләсе баллы ризыкны шәһәрдәге супермаркеттан сатып алган. Аның Түбән Новгородта чыккан булуы билгеле.Алар Роспотребнадзор идарәсенә бу хакта хәбәр иткән инде. Алар баланың да сәламәтлеген тикшертергә җыена.
Чыганагы: intertat.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз