Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Мошенниклар активлаша

    Массакүләм матбугат чаралары мошенниклар корбаннары турында язып, кисәтеп торуга да карамастан, кешеләр аларның тозагына эләгүләрен дәвам итәләр. Баулы районында да мошенниклык очраклары ешайган. Алар хакында безгә Баулы шәһәр прокуроры Фәнис Сәлимов сөйләде.

    – Фәнис Әнфәсович, бүгенге көндә мошенниклык гамәлләре ничек кылына?

    – Соңгы елларда Россиядә, шул исәптән Баулы районы территориясендә мошенниклык очраклары еш булып тора. Хәзер бит техника, гаджет, телефоннар заманы. Телефоннар, банк карталары аша акча урлау аеруча еш күзәтелә. Кеше бик ышанучан бит. Ниндидер товар сатып алыр өчен акча күчерүен үтенеп шалтыратуга, бернәрсә ачыклап тормыйча, күчерә. Нәтиҗәдә бер атна, ай узуга, әлеге контакт телефоны җавап бирми башлый, һәм зыян күрүче полиция органнарына мөрәҗәгать итә. Кызганычка каршы, мондый төр җинаятьләрне ачуы бик кыен. Мошенник илнең теләсә кайсы төбәгендә булырга мөмкин, һәм аның шәхесен ачыклау кайчагында бик авыр.

    – Баулыда нинди мошенниклык фактлары булганы бар?

    – Мисал итеп шундый фактны китерә алам. Безгә полициягә бер баулылы мөрәҗәгать итте. Ул товар илтү хезмәте күрсәткән. Товарны барып алган, тик аны китергәч, хезмәте өчен акча түләнмәве ачыкланган, дөресрәге акчаны аның счётына түгел, башка счётка күчергәннәр. Җинаятьчеләр, интернет кулланып, шундый схема буенча алдый. Шуңа күрә, хәләл көчегез белән эшләгән акчадан колак какмас өчен, бик уяу булу сорала. Мошенникларның, кешеләрне алдап, ялгыштыру очраклары да бар. Андыйлар кармагына, нигездә, өлкән яшьтәгеләр эләгә. Әйтик, пенсионер яши торган йортка таныш булмаган яшьләр керә дә, нинди дә булса товар тәкъдим итә. Ярты еллар чамасы элек янгын турында хәбәр итү җайланмалары куеп йөрүчеләр пәйда булды. Өлкәннәр, кагыйдә буларак, аларның тозагына эләгәләр, зур булмаган җайланманы өч-дүрт меңгә сатып алалар. Чынлыкта алар 300-400 сум гына тора. Кызганычка каршы, мондый очракларда акчаларны кире кайтару мөмкин түгел диярлек. Шулай ук, имеш, өлкәннәрнең сәламәтлекләрен кайгыртып, массажёрлар һәм сәламәтлекне ныгыта
    торган башка җайланмалар тәкъдим итү очраклары артты. Ай ярым чамасы элек бер хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Әнисенә, товар презентацияләү чарасына чакырып, массаж ясый торган кресло тәкъдим иткәннәр. Ул, үгетләүләргә бирелеп, сатып алу килешүенә кул куйган һәм әлеге товарны 150 мең сумга ваклап түләү шарты белән алган. Әлеге бәя пенсионер өчен генә түгел, эшли торган кеше өчен дә шактый. Соңрак әлеге креслоның кресло өчен япма гына икәнлеге мәгълүм булган, чынлыкта аның бәясе – 15-20 мең сум. Бәхеткә, әлеге хатын-кыз акчасын кире кайтара алды. Тик моңа ирешә алмаучылар да бар.

    – Быел Баулы районында ничә мошенниклык очрагы теркәлде?

    – 2019 елның беренче яртыеллыгында 150гә якын җинаять теркәлде, шуларның 31е – мошенниклык фактлары, бу барлык җинаятьләрнең 20 процентын тәшкил итә. Бик күп бу. Элек урлашу очраклары беренче урында булса, хәзер – мошенниклык. Шуңа күрә Баулы районы халкы иң беренче чиратта әти-әниләрен кисәтсеннәр иде, алар, балалары, оныклары белән киңәшләшми торып, бернинди товар сатып алмасыннар.

    Автор фотосурәте

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: