Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулылының балаларын алганнар

    Россия Тикшерү комитетының Татарстан тикшерү органнары Баулыда яшәүче 37 яшьлек хатын-кызга “Газаплау” һәм “Балигъ булмаган баланы тәрбияләү бурычларын үтәмәү” маддәләре буенча җинаять эше ачкан.

    Россия Тикшерү комитетының Татарстан тикшерү идарәсе мәгълүматына караганда, агымдагы елның җәендә һәм көзендә, гаепләнүче, алкоголь исереклеге хәлендә, 15 яшьлек кызын сәбәпсез, даими кыйнаган. Әлеге гамәлләре октябрьдә хатын-кыз, полициягә шалтыратып, кызын тәрбияли алмавы турында хәбәр иткәч билгеле була. Хатын-кыз тәрбия максатыннан балаларын җәзага тартуын яшерми, 15 яшьлек кызына аеруча эләгә.

    Шалтыратудан соң, полиция, опека һәм попечительлек бүлеге тиз арада хатын-кызны тапкан. Ул алкоголь белән мавыгучы 37 яшьлек баулылы булып чыккан.

    Хатын-кыз җинаять кылуын таныган. Тикшерүче аңа карата районнан читкә чыкмау һәм үзен тиешенчә тоту турында имза куйдыру рәвешендә чик кую чарасы билгеләгән. Тикшерү бара.

    Хәзерге вакытта хатын-кызның ике кызы да балигъ булмаганнар приютында яши.

    Фото: pixabay.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: