Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулылы хокукын кире кайтара алмады

    Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән шофер җәмәгать судьясы карарына карата дәгъва белдереп, Баулы шәһәр судына мөрәҗәгать иткән. Әмма аның шикаяте канәгатьсез калган.

    Автомобиль югары куркынычлык чыганагы булып тора һәм машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә карата зур таләпләр куела. Чөнки аларның гамәлләренннән юл хәрәкәте иминлеге генә түгел, ә кайвакыт юл хәрәкәтендә катнашучыларның тормышы да бәйле. Суд тәҗрибәсе күрсәткәнчә, машина йөртүчеләрнең күбесе билгеләнгән кагыйдәләрне бозгач, үз гамәлләрен акларга тырышалар.

    Баулы шәһәр судына машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән шоферларның берсе мөрәҗәгать иткән. Эш шунда, ул транспорт чарасында тыю билгесе булган зонадан узып киткән. Машина йөртүче, чыннан да, шул ук юнәлештә алдан баручы автомобильне узып китүен, тик узып китү тыелган юл билгесе башланганчы узуын, һәм юл-транспорт һәлакәтенә юл куймас өчен, узуын дәвам итүен аңлаткан. Әмма суд бу дәлилне хәлиткеч факт дип санамаган.

    Административ хокук бозу турындагы эш материалларында бу шоферның ел дәвамында мондый хокук бозу өчен тартылуы, шуңа күрә җәза да әлеге фактны исәпкә алып билгеләнгән булуы турында мәгълүматлар булган. Шәһәр суды, шикаятьне канәгатьләндермичә калдырып, җәмәгать судьясы карарының законлы булуын раслады, дип хәбәр итте шәһәр суды консультанты Светлана Закирова.

    Фото: /pixabay.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: