Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулылар, сак булыгыз, мошенниклар активлашкан

    Чит кеше милкен урлау белән бәйле җинаятьне тасвирлау өчен социаль мошенниклык дигән яңа термин барлыкка килде. Кагыйдә буларак, мошенниклар тозагына өлкән яшьтәгеләр эләгә. Баулы һәм Баулы районында социаль мошенниклык фактлары ешайган.

    Гадәттә, мошенниклар үзләрен медицина, социаль, газ хезмәте, полиция хезмәткәрләре итеп күрсәтеп, кешеләрнең ышанычларын яулап, фатирларга, йортларга үтеп керәләр. Алар, нигездә, өлкән яшьтәге кешеләрне алдап, төрле очсыз товар, дару һәм матди ярдәм тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Шулай ук мошенникларның кәрәзле телефон, интернет челтәре аша да җинәять эшләү очраклары бихисап.

    Интернет челтәрләре (мәсәлән, Авито” яки “Юла”  сайтлар) аша мошенниклык гамәлләрен кылучылар саны арта, алар алдан акчаның бер өлешен түләү өчен карточка мәгүлүматын сорыйлар, – дип сөйләде “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә полициянең участок вәкаләтлеләре һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлеге җитәкчесе Искәндәр Гәрәев. – Моннан тыш,  мошенниклар гражданнарга карталарының блоклаштырылуы яки пин-коды алыштырылуы турында хәбәрләр дә җибәрәләр һәм әлеге процессны үтәү буенча үзләренең күрсәтмәләрен бирәләр. Нәтиҗәдә счётлардагы акчалардан җилләр исә.

    Мондый мошенниклык күренешләрен булдырмас өчен, кайбер кагыйдәләрне үтәү мөһим.

    – Шикле шалтыратулар булганда яки шикле кешләр мөрәҗәгать иткәндә, гражданнарның ашыгыч карарлар кабул итмәвен үтенәм, – ди Искәндәр Гәрәев. – Тиз арада хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә, паникага бирелмәскә, акча җыярга ашыкмаска, аларны бирмәскә кирәк.

    Искәндәр Гәрәев сүзләренә караганда, тиз арада туганнар белән элемтәгә керү зарур.

    Мошенниклар кешеләргә конкурсларда яки лотереяларда җиңүләре турында хәбәрләр дә җибәрә. Әлеге хәбәрләргә дә ышанырга кирәкми. Оту-отмау турында мәгълүматны стационар телефон аша тикшереп карарга кирәк.

    – Очраклы танышларга артык ышанып бетмәү, аларга җыелган акчагыз барлыгын әйтмәү хәерлерәк, – ди Искәндәр Гәрәев. – Таныш булмаган кешеләргә ишек ачмагыз. Әгәр алар үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштырсалар, әлеге структураларның дежур часте аша тикшереп карарга мөмкин. Нинди генә очракта да үзегезнең участок вәкаләтлесенә яки хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итегез.

    Полиция бүлеге мәгълүматына караганда. 2019 елның дүрт аенда 17 алдау очрагы теркәлгән. Шул исәптән бер җинаять эше судка тапшырылган. Ә 2018 елның дүрт ае белән чагыштырганда, 12 алдану очрагы  булган.

     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: