Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • 15 тапкыр күбрәк түләргә туры килгән

    Ришвәт бирү – җинаять җаваплылыгына тартыла торган гамәл. Татарстан эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре 2020 ел башыннан ришвәт бирүнең 22 фактын ачыклаган. Җәзадан акча биреп котылып калырга омтылган әлеге шофёрлар гаепләнүче эскәмиясенә эләккән.

    Күптән түгел 54 яшьлек баулылы, күрәләтә ялган документ кулланган өчен һәм ун мең сумга кадәр ришвәт бирергә омтылганга, гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләккән. “Баулы-информ”га бу хакта Баулы шәһәр прокуратурасының матбугат төркеме хәбәр итте.

    Башлангыч тикшерү барышында ачыкланганча, гаепләнүче, киләчәктә куллану максатыннан, билгесез заттан ялган документ – машина йөртүче таныклыгы – алган. Гаепләнүче әлеге таныклыкны, “Мәскәү – Чиләбе” автоюлында Баулы районы терриориясендә туктатылганчы, ике елга якын кулланган. Ул юл-патруль хезмәте инспекторына ялган документ күрсәткән. Аннары, патруль машинасына утыргач, ДПС инспекторына бер мең сум ришвәт тәкъдим итеп, административ беркетмә төземәвен үтенгән. Ләкин, ришвәт бирүгә юнәлтелгән җинаятьчел нияте барып чыкмаган, чөнки Дәүләт автоинспекциясе инспекторы, эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлеге дежур частена мөрәҗәгать итеп, ришвәт бирергә омтылу турында хәбәр иткән.

    Гаепләнүче башлангыч тикшерү һәм суд тикшерүе барышында гаебен тулысынча таныган.

    Баулы шәһәр суды хөкем карары белән, ул җинаять кылуда гаепле дип табылган һәм аңа дәүләт файдасына 15 мең сум штраф рәвешендә җәза билгеләнгән.

    Баулы шәһәр прокуратурасы Баулы шәһәр судының хөкем карары белән ризалашкан.

    Фото: yandex.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: