Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Вафат булучының туганнары тикшерүче белән килешмиләр

9 октябрьдә Баулы шәһәренең Җиңү мәйданында 6нчы мәктәп янында беренче дәрес башланырга нибары берничә минут кала, Шевроле-Нива автомобиле җәяүлене - 64 яшьлек Нәсимә Габдрәфыйкованы бәрдерде, соңрак ул вафат булды. Бер айдан соң полиция тикшерүчесе җинаять эше кузгатудан баш тарту турында карар чыгарды.

Ул бәхетсез иртәдә Нәсимә Габдрәфыйкова, гадәттәгечә, оныгын мәктәпкә илтә һәм өенә кайтырга җыена. Ләкин җәяүлеләр кичүендә аны машина бәрдерә. Шаһитлар сүзләре буенча, хатын-кызны машина читкә алып ыргыта. Хастаханәдә аңа ачык баш сөяге-ми имгәнүе, баш сөяге эчке гематомасы, икенче-өченче дәрәҗә шок диагнозы куела. Ике көннән соң, аңына килмичә, ул вафат була.

Шевроле-Нива автомобиле руле артында "Водоканал"ның баш инженеры Раушан Гатиятуллин була. Полициядә ул үзенең сәгатенә 60 километр тизлек белән баруын раслый. "Сак булыгыз - балалар" билгесе урнашкан 6нчы мәктәпкә якынайгач, тизлеген сәгатенә 55 километрга кадәр киметә. Ул шулай ук "зебра" юл билгесе турында белмәвен һәм аны күрмәвен раслый. "Зебра"га якында гына автомобиль куелган була, аның артыннан кинәт кенә бер хатын-кыз килеп чыга һәм, ашыгып, юл аша чыга башлый. Машина йөртүче тормозга баса, ләкин җәяүле чыгып өлгерә алмый. Хатын-кыз башта капотка бәрелә, аннан соң җиргә барып төшә.

Чынлап та, җәяүле кичүеннән 3,5 метр ераклыкта 6нчы мәктәп укытучысыннан Шкода-Фабия автомобиле куелган була. Ә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, транспорт чараларын җәяүлеләр кичүеннән 5 метрдан якынрак арага куярга ярамый. Нәтиҗәдә, транспорт кую кагыйдәсен бозган өчен, укытучы административ җаваплылыкка тартыла. Ләкин экспертиза әлеге кагыйдә бозуның юл-транспорт фаҗигасенең сәбәбе булмавын күрсәтә.

Суд-автотехника экспертизасы, Раушан Гатиятуллинның тормозга ашыгыч төстә басу юлы белән җәяүлегә бәрелүне кисәтергә техник мөмкинлеге булмаган, дигән нәтиҗәгә килә.

Тикшерүче фаҗиганең тәүлекнең якты вакытында күз күрүе чикләнмәгән шартларда килеп чыгуын билгели. Шул ук вакытта асфальт юеш була.

Җинаять эшен кузгатудан баш тартуы турында карарда тикшерүче Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 4,5нче пунктын куллана. Ул пунктта җәяүлегә көйләнмәүче җәяүлеләр кичүендә юл хәрәкәте өлешенә якынлашып килүче транспорт чарасына кадәрге араны, аның тизлеген бәяләгәннән соң һәм юлны кичеп чыгуның куркынычсыз икәнлегенә инанганнан соң гына үтеп чыгарга кирәклеге язылган. "Хезмәткә дан" газетасына мәгълүм булганча, прокуратура тикшерүченең карарын кире каккан. Әлеге эш буенча өстәмә тикшерү үткәрелә. Вафат булучының туганнарының адвокаты тикшерүченең карарына карата шикаять белдергән. Ә Нәсимә Габдрәфыйкованың кызы, шәһәребездә җәмәгать резонансы тудырган әлеге очракны фаш итүне сорап, газетабызга мөрәҗәгать итте.

Бу фаҗигадән соң 6нчы мәктәп янында "Җәяүлеләр кичүе" юл билгесе барлыкка килде, ә юлны каплап торучы куаклар тигез итеп киселде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев