Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Суд приставларына буйсынмый кара!

Суд приставлары машинасын алгач, Баулыда яшәүче хатын-кыз шунда ук бурычын түләгән.

ТР буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе матбугат хезмәтенең pristav.tatarstan.ru сайтында урнаштырылган хәбәре буенча, суд приставларының Баулы район бүлегендә банкка, шулай ук физик затка барлыгы 130 мең сумга якын бурычлы гражданка Х.га карата үтәтү эше булган.
Башка хатын-кыз белән сугышып, судта гаепләнүче буларак катнашкан гражданка Х.га, утырыштан соң, суд приставы бурычы исәбенә арест салынган ВАЗ-21111 автомобиле документларын һәм ачкычларын бирү турында таләп тапшыра.
Хатын-кыз әлеге таләпне башкарудан баш тарта. Шуннан соң ул суд приставлары тарафыннан, административ беркетмә төзү өчен, суд приставлары бүлегенә китерелә. Ләкин аңарда машина ачкычлары булмый. Ул аларны автомобиль янында калган танышына биргән була. Арест салынган машинага Баулы суд приставлары бүлегенең хезмәт автомобиле юлны яба.
Автомобильне күтәрергә сәләтле эвакуатор булмау сәбәпле, бүлек начальнигы Рамил Фәйзуллин ДАИ хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә, алар исә әлеге транспорт чарасын тоткарлау турында үтенечкә кичекмәстән җавап бирәләр.
Хезмәт автомобилен әлеге машина юлыннан алу турында карарга киләләр, шуның белән бурычлыга юл ачыла. Рамил Фәйзуллин үзенең шәхси машинасында аның артыннан кузгала һәм ДАИ хезмәткәрләренә Х.ның кайдалыгын хәбәр итә. Октябрьский шәһәре юлында машина туктатыла, хуҗасыннан алына һәм штраф тукталышына куела.
Детективны хәтерләткән әлеге вакыйга уңышлы төгәлләнә: икенче көнне бу хатын-кыз бурычын тулысынча каплый һәм үтәтү җыемнарын түли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев