Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Мошенниклык турында җинаять эше каралган

Баулы шәһәр суды РФ Җинаятьләр кодексының 159нчы маддәсе 3нче өлешендә күзалланган җинаятьне (мошенниклык, ягъни алдау юлы белән аеруча зур күләмдә чит милекне урлау) кылган хатын-кызга карата ачылган җинаять эшен караган.

Милеккә каршы кылынган җинаятьләр турындагы эшләр суд тарафыннан карала торган эшләр арасында аерым урын алып тора. Чит милеккә кул сузган өчен, РФ җинаятьләр закончалыгы нигезендә билгеләнүче җинаять җаваплылыгы каралган.

Хөкем ителүе хатын-кыз 2020 елның июленнән декабренә кадәр, зыян күрүче үтенече белән, эшсезлек буенча исәпкә басу өчен, аны эш эзләү порталында теркәгән. Зыян күрүче, парольне алып һәм саклык банкында банк картасы ачып, бөтен документларын хөкем ителүче хатын-кызга биргән һәм мәшгульлек үзәгенә эш эзләп мөрәҗәгать иткән. Анда исә аның эшсезлек буенча исәптә торуын һәм пособие түләнүен әйткәннәр. Тик зыян күрүче ул пособиене алмаган һәм эш эзләү порталында заявканы караганда үзенең телефон номеры түгел, ә хөкем ителүче хатын-кызныкы күрсәтелүен күреп алган. Шуннан соң, зыян күрүче, банкка мөрәҗәгать итеп, банк картларын блокировкалаган. Банк операторы әйтүенчә, банк картасына акча саклык счётыннан күчерелгән, ягъни акча белән бәйле операцияләр эчке үз счётлар арасында башкарылган һәм ул акчалар тотылган. Тик зыян күрүче ул акчаларны күчермәгәнлеген, счётындагы һәм картасындагы акчалар белән эш итәргә беркемгә дә рөхсәт бирмәвен әйткән. Димәк акча белән бәйле барлык операцияләр дә аның рөхсәтеннән башка башкарылган. Алда телгә алынган гамәлләр нәтиҗәсендә, зыян күрүчегә 253983 сумнан артык күләмдә матди зыян китерелгән.

Хөкем ителүче хатын-кыз суд утырышында үзенең гаебен танымаган. Шулай да суд, алда телгә алынган дәлилләрне исәпкә алып, хөкем ителүчене РФ Җинаятьләр кодексының 159нчы маддәсе 3нче өлешендә күзалланган җинаятьне кылуда гаепле дип тапкан һәм аңа ике елга шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәза (ике елга сынау срогы белән) билгеләгән. Шулай ук зыян күрүчегә китерелгән зыян күләмен түләттерү турында да карар кабул ителгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев