Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Хокук сакчылары хәзерлеген һәркем күрә ала

Баулы шәһәренең Октябрь мәйданында эчке эшләр бүлегенең чираттагы ачык гарнизон разводы булды.

Разводта бүлекнең кизү торучы оператив-тикшерү төркеме, янгын сүндерүчеләр отряды, "Интербезопастность" шәхси сак предприятиесе, ЮХИДИ патруле, ирекле халык дружинасы катнашты. Бүлекнең оператив дежур торучысы Р.Галәвиевнең рапортыннан соң, полиция начальнигының җәмәгать куркынычсызлыгы буенча урынбасары Н.Шәңгәрәев инструктаж үткәрде, хезмәт бурычларын, патрульлек итү маршрутларын билгеләде, гражданнарга карата илтифатлы булырга, һөнәри-этик нормаларны үтәргә кирәклегенә басым ясады. Ул җәмәгатьчелек сагына басу турында боерык биргәннән соң, тәртип сакчылары хезмәт урыннары буенча таралыштылар.
Әлеге чара кварталга бер тапкыр Татарстан Республикасы эчке эшләр министры боерыгы буенча үткәрелә һәм халыкка полиция хезмәткәрләренең районда хокук тәртибен тәэмин итүгә хәзерлеген күрсәтү булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев