Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Килешүләрне теркәү мәҗбүри түгел

2013 елның 1 мартыннан күчемсез милеккә хокукны теркәү кагыйдәләре үзгәрде.

2012 елның 30 декабрендә кабул ителгән "Россия Федерациясенең Гражданлык кодексының беренче өлешенең 1нче, 2нче, 3нче һәм 4нче бүлекләренә үзгәрешләр кертү турында" ФЗ-302нче санлы Федераль законның үз көченә керүе белән бәйле рәвештә, милекне читләштерү буенча килешүләрне мәҗбүри теркәү таләбе бетерелә.

Росреестрның ТР буенча идарәсенең Баулы бүлеге начальнигы Алмаз Кыямов аңлатуынча, хәзер күчемсез милекне бүләк итүгә, торак биналарны (фатирлар, бүлмәләр, шәхси торак йортлар) һәм, милек комплекслары буларак, предприятиеләрне сатып алу-сату, шулай ук рента килешүләре (күчемсез милекне читләштерүне күздә тотучы) һәм гомергә карамакка килешүне теркәү кирәкми.

Ләкин килешүләрне теркәү турында таләпләр үзгәрүе күчемсез милеккә хокукларны мәҗбүри теркәүгә йогынты ясамады, алар элекке тәртиптә теркәлергә тиеш.

Алмаз Кыямов әлеге үзгәрешләрнең бары тик 2013 елның 1 мартыннан соң төзелгән килешүләргә генә кагылуын билгеләп үтте. Ә килешүләрне 2013 елның 1 мартына кадәр теркәгән гражданнарга борчылырга кирәкми, аларның килешүләре гамәлдә кала һәм нинди дә булса өстәмәләрне таләп итми.

Гражданнар өчен килешүләрне мәҗбүри теркәүне бетерү дәүләт пошлинасы түләгән вакытта сизелерлек экономия ясаячак (әгәр дә килешү гражданнар арасында төзелсә - 1 мең сум, оешмалар арасында - 15 мең сум).

Моннан тыш, Алмаз Кыямов әлеге законның аренда килешүләрендә дәүләт теркәвен гамәлдән алынуын күздә тотылуына да игътибар юнәлтте. Ләкин "Россия Федерациясенең кайбер закончалык актларына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясенең кайбер закончалык актларының көчен югалткан дип тану турында" 2013 елның 4 мартында кабул ителгән закон 2013 елның 6 мартында үз көченә керде, аның нигезендә, бер елдан да ким булмаган срокка төзелгән күчемсез милеккә аренда килешүләре дәүләт теркәве узарга тиеш.

Ә күчемсез милеккә ипотека, шулай ук өлешкә кереп килешүләренә килгәндә, алар элеккеге тәртиптә дәүләт теркәве узарга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев