Реклама
Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсендә үзйөрешле техникага еллык карау узды. Үзйөрешле машиналарны Баулы районы буенча Дәүләт техник күзәтчелеге инспекторы Руслан Мөхәммәтҗанов тикшерде.
Белгеч идарәнең 13 үзйөрешле машина һәм тагылмасын тикшерде. Ул барлык кирәкле документларны һәм машиналарның техник торышын карады.
Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе директоры Альберт Талипов сүзләренчә, тикшерүгә алдан ук әзерлек үткәргәннәр. Әлеге үзйөрешле машиналар шәһәрдә алып барылучы җыештыру-чистарту, төзекләндерү эшләренә җәлеп ителә.
Дәүләт техник күзәтчелеге инспекторы Руслан Мөхәммәтҗанов машиналарны карау вакытында кайбер җитешсезлекләр булуын да ачыклады, аларны бетерү өчен вакыт билгеләнде.
Автор фотосурәте
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз