Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Яшәү яме – гаиләдә

    Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә күңелгә иң якын бәйрәм – Халыкара әниләр көне – билгеләп үтелә.

    Әниләр көне уңаеннан укучыларыбызга гүзәл затларга багышланган язма тәкъдим итәбез. “Хезмәткә дан” хәбәрчесе Хәнсевәр авылында күркәм гаиләдә кунакта булып кайтты.

    Сүз башымны да кунакка бардым, дип башлыйм. Чөнки без Хәнсевәр авылының күпләргә үрнәк булган Фәнзия һәм Заһит Галләметдиновлар гаиләсендә булдык. Ә аларга килгән һәр кеше, кем булуына карамастан, кунак булып китә. Ишектән керә-керешкә, борынны бәлеш, тәбикмәк пешкән исләр кытыклый.

    – Вакытында килдегез, яңа гына пешеп чыкты. Без чәй артында сөйләшергә яратабыз, – дип сөйләнә-сөйләнә, хуҗабикә газ мичендәге каз бәлешен өстәлгә куйды. Аның артыннан эре кисәкләргә туралган каз ите, шулпа һәм башка ризыклар белән табынны тутырып та куйды. – Заһит абыегыз, эштән кайта алмыйм дип, бераз кәефемне төшерде инде. Балалар да кич кенә кайта. Барыбыз да җыелу – зур бәйрәм хәзер. Балаларны кечкенә чакларында яратырга вакыт та җитми икән. Бүгенге көндә оныкларыбыз шундый кадерле!

    Фәнзия апа һәр сүзенең тәмен белеп кенә, матур итеп сөйли. Аның һәр сүзеннән якыннарына, балаларына булган мәхәббәте, назлылыгы чагыла сыман. Мин сорау бирергә дә өлгермәдем, кызлары Лилия һәм Ландышның кечкенә чаклары турында сөйли башлады.

    – Беренче тапкыр әни булган мизгелләр – һәр хатын-кызның күңелендә сакланган җылы хатирәдер, минемчә, – дип дәвам итте Фәнзия ханым. – Ул минутларның сөенече, татлы күз яшьләре, көтеп алган сабыеңны кулга алулар... Бала табу белән хатын-кыз бөтенләй башка мәшәкатьләр белән яши башлый. Аның җаваплылыгы арта, сизгерлеге һәм баласын яклау инстинкты уяна. Бер мисал гына китереп үтәм, мине әни булган кешеләр бик тиз аңлап алыр һәм елмаеп куяр. Бала табу йортында беренче көннәрдә балаларны аерым бүлмәгә урнаштыралар. Әниләре янына аларны ашатыр өчен берәр сәгатькә кертәләр. Шул балалар бүлмәсендә балалар елый башласа, минеке елый бугай дип, йөрәкләр телгәләнә бит. Шәфкать туташлары сүгеп торуга карамастан, бәбиләр яткан бүлмәнең шул ишеген барысы да ачып карыйдыр, минемчә. Синеке еламаса, тынычланып, палатаңа кереп ятасың инде.

    Фәнзия ханым сүзләренчә, балалы гаиләдә төрле кызыклы хәлләр дә булып тора.

    – Олы кызыбыз Ландыш һәрвакыт көтү кайткан вакытта малларны каршылый иде. Кечкенәдән үк ул аның җаваплы вазифасы кебек иде, – ди әни кеше. – Шулай бер көнне малларны япканда, бер танабыз Ландышны сөзәргә килә башлаган. Кызым кечкенә генә булса да, көчле, җитез иде. Ул тананың мөгезенә ике куллап ябышкан да, кычкыра икән. Ярый әле күреп алдык. Шул чакта куркуларым. Күреп алмасак, ни белән тәмамланыр иде, белмим. Ә кечкенә кызыбыз Лилия бик батыр, чая булды. Кечкенәдән үк бабасына ияреп йөрергә яратты. Без җиләккә китәбез, ә ул бабасы белән комбайн ремонтларга трактор паркына китә. Кичтән кайталар, баланың күзләре белән тешләре генә ялтырый. Бөтен җире тузан, машина маена батып беткән була. Шулай үскәннәрен дә сизми калдык. Ике кызыбыз да яхшы укыдылар.

    Бүгенге көндә тормыш мул һәм җитеш. Һәр кешенең бер генә теләге – исәнлек белән яшәргә. Әлбәттә, балалары, оныклары булган һәр кеше әлеге сүзләрне көненә күп тапкырлар кабатлый.

    – Шөкер, әни булу бәхетенә ирештем, оныкларымны сөяргә насыйп булды, – ди ул. – Сигезенче март бәйрәме, Әниләр көне җиткән саен, үзем дә әниемне, кайнанамны искә алам. Аларны юксыну, сагыну хисләре биләп ала. Чөнки кеше ничә яшьтә булса да, аңа әни кирәк. Әниләребезне исән чакларында кадерләп, яратып, хөрмәтләп кала алуыма сөенеп яшим хәзер. Кечкенә вакытта кызамык белән авырганым истә. Алма ашыйсым килде. Күрәсең, әнидән көн саен сораганмындыр. Кыш айлары иде. Кибетләрдә алма юк, автобуслар рәтләп йөрми. Әни, сөт ташый торган тракторга утырып, базардан миңа яшел алмалар алып кайтты. Менә шулай, ана кеше балалары өчен барысын да эшләргә әзер.

    Табын артыннан торып, зал бүлмәсенә күчтек. Сөйләшүебез бераз моңсу ноталар ала башлап, хатирәләргә күчә башлаган иде. Ярый әле гаилә башлыгы Заһит Галләметдинов кайтып керде. Керә-керешкә үк, кулына гармунын алып, тартып җибәрде.

    – Әнисе, мин бит сине бәйрәм белән котламадым, – дип “Әниемә” дигән җырны сузды. Аңа Фәнзия апа да кушылды. Менә ул моң! Менә ул гаиләдәге гармония! Менә ул – сандугачлар кебек сайрашып, яшәү дигән төшенчәләрне тормышта үрнәк итеп күрсәтү!

    Фәнзия ханым уңган хуҗабикә, кайгыртучан әни һәм дәү әни генә түгел, тирә-якта матур, моңлы тавышы белән күпләрне сокландырган үзешчән артист та. Ул кырык елга якын мәдәният өлкәсендә эшләгән. Бүгенге көндә дә үзенең яраткан хезмәтен дәвам итеп, халкына тугры хезмәт итә.

    Ул арада, тиздән кайтып җитүләрен белгертеп, балалары, оныклары шалтыратты. Бәйрәм уңаеннан, бер-бер артлы оныкларының да телефон аша котлаулары килә башлады. Кайсы җырлый, кайсы бии, теләкләрен шигъри юллар аша да белгертәләр.

    – Бөтен яшәү яме – балаларда, оныкларда, – диләр Галләметдиновлар бертавыштан. – Башта шалтыраталар, котлыйлар, аннары бер-бер артлы кайтып та керәләр.

     

     – Шөкер, әни булу бәхетенә ирештем, оныкларымны сөяргә насыйп булды, – ди Хәнсевәр авылында яшәүче Фәнзия Галләметдинова. / ФОТО: ШӘХСИ АРХИВ / 6

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: