Яхшы хуҗаның кереме күбрәк
Чираттагы семинарда аграрийлар үзләренең 9 айлык эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар.
Агымдагы елда район авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр 80,7 мең тонна ашлык, 41,8 мең тонна азык берәмлеге, 13,7 мең тонна сөт, 1,5 мең тонна ит җитештерделәр. Тулаем продукция 522 миллион 271 мең сумлык җитештерелгән. Продукция сатудан, төрле эшләр башкару һәм хезмәт күрсәтүдән акча кереме 323,6 миллион сум тәшкил иткән. Әлеге һәм башка саннарны семинарда җентекле икътисади анализ белән чыгыш ясаганда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге консультанты Сәгыйр Сәйфиев әйтеп үтте.
Авыл хуҗалыгы тармагы эшенең нәтиҗәлелеген күрсәтүче иң әһәмиятле күрсәткечләрнең берсе булып 1 гектар сөрү җиренә туры килгән акча кереме тора. Кызганычка каршы, район буенча әлеге күрсәткеч югары түгел һәм ул республика күрсәткеченең 59 процентын гына тәшкил итә. Һәрбер эшчегә бүлеп исәпләгәндә акча кереме 355,9 мең сум туры килә (уртача республика күрсәткеченең 75 проценты).
Икътисади анализ күрсәткәнчә, бер үк күләмдә азык берәмлеге ашатсалар да, хуҗалыклар төрле артым алалар. Докладчы билгеләп үткәнчә, бу факт я хуҗалыкта азыкның хисабы алып барылмавы, я аның стандартларга туры килмәве турында сөйли. Сөт җитештерүдә дә шундый ук хәл күзәтелә.
Тагын бер әһәмиятле күрсәткеч - продукция сатуның уртача хакы. Хуҗалыклар аны төрле бәягә сата: бер килограммын 8 сум 97 тиеннән башлап 12 сум 70 тиенгә кадәр. Сөт җитештерүдә тотрыклылыкка ирешүчеләр, сезонга бәйле рәвештә аның кисәк кимүенә юл куймаучы хуҗалыклар аны иң кыйммәт бәягә сата. Болар - эшкәртү предприятиеләрен даими рәвештә үз продукцияләре белән тәэмин итүче "Колос" кооперативы, "Берлек" җәмгыяте, "Хаҗиев" КФХ.
Сыер һәм дуңгыз ите җитештерүнең үзкыйммәте һәм сату бәясе күрсәткечләре дә хуҗалыкларда төрле. Ит җитештереп аларның барысы да табыш алмый, арада хәтта зыянга эшләүчеләр дә бар.
Семинар барышында күрсәтелгән слайдларның берсендә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җир пайлары өчен аларның хуҗаларына күпме аренда хакы түләвен дә күрергә мөмкин иде. 1 гектар пай җире өчен аренда хакы күләме төрле җирдә төрлечә, хәтта бер үк авыл җирлеге территориясендә дә аны төрлечә түләү очраклары бар. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күрсәтмәсе буенча, 1 гектар пай җире өчен аренда хакы 500 сумнан да ким булмаска тиеш.
Семинар барышында шулай ук тармак хезмәтчәннәренең хезмәт хакы, территорияләр үсеше, авылларда гаилә фермалары төзү һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре дә каралды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
12 август 2022 - 20:00Магнит давылларына ничек бирешмәскә? Киләсе атнада көчле магнит давыллары көтелә. Аларның беренчесе 15 августка туры килә. Икенчесе исә 17 августтан 19 августка кадәр сузылачак, дип кисәтә белгечләр.31400
-
12 август 2022 - 16:00Татарстанда дуңгызларда Африка чумасының өч учагы ачыкланган Татарстанда дуңгызларда Африка чумасы Югары Ослан һәм Спас районнарында өч урында ачыкланган. Республиканың тагын 22 районы күзәтү зонасына керә. Аерым территорияләрдә карантин кертү турындагы боерыкны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.31300
-
12 август 2022 - 12:39Татарстанда тагын 85 кеше коронавирус йоктырган Узган тәүлектә Татарстанда 85 кеше коронавирус йоктырган, 55 кеше хастаханәдә дәвалана.29400
-
12 август 2022 - 10:00Баулыда физкультурачы көне үткәрелә Чара 13 августта “Нефтьче” стадионында булачак.29400
-
11 август 2022 - 20:00Ата-аналарга балаларын тәрбияләү серләре Үрнәк бала тәрбияләү серләре.50900
-
11 август 2022 - 19:00Үзеңне бәяли белмәсәң... Эштә хезмәтеңне кабул итмиләр, өйдә санламыйлар. Тирә-юньдәгеләрнең ник берәрсе хаклы икәнлегеңне аңласын! Барысына да өлгерергә, җайларга, кайгыртырга, ярдәм итәргә тырышасың һәм ахырдан әле син гаепле дә булып каласың. Беләсезме эш нәрсәдә икән? Әгәр хатын-кыз үз-үзен бәяли белмәсә, алтын таулар күчерсә дә, тирә-юньдәгеләр аңа уңай бәя бирмиячәк!51000
-
11 август 2022 - 18:00Арка авыртуын ничек бетерергә? Арка авыртканда бу рецептны кулланып карагыз әле45300
-
11 август 2022 - 15:44Татарстанда тагын 82 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны арта. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы тәүлектә тагын 82 кеше әлеге инфекцияне эләктергән.35600
-
11 август 2022 - 12:00Сovid-19 белән көрәш дәвам итә Атна саен Баулы районында коронавирус инфекциясе куркынычы булган пациентлар ачыклана.36600
-
11 август 2022 - 11:14Татарстанда – дуңгызларның Африка чумасы авыруы Баулы районы баш ветеринары бу вәзгыятькә аңлатма бирде.34600
-
11 август 2022 - 10:00Абитуриентларның ата-аналары игътибарына: укыган өчен ана капиталы акчасы белән түләргә мөмкин Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге студентларның ата-аналарына балаларының институтта яисә көллияттә ана (гаилә) капиталы акчасы белән түләп уку мөмкинлеге барлыгы турында искә төшерә. Укыган өчен акчаны шәхси компьютер яки смартфон аша, Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итмичә генә түләргә мөмкин.33800
-
11 август 2022 - 08:56Баулы районы ЗАГСында 14 туу турында акт теркәлгән Баулы районы ЗАГСы июль аенда 14 туу турында акт теркәгән. Туган балаларның 7се – малайлар, 7се – кызлар. 4 бала гаиләдә беренче булып, 3е – икенче, 5се – өченче, 2се – дүртенче булып туды.35800
-
11 июнь 2019 - 11:30Сабантуйга бүләк җыю
-
16 октябрь 2018 - 12:56"Мәктәп тормышына җайлашу" - 12.10.2018
-
Санап үтелгәннәрнең кайсысы сезне ныграк куркыта? Хөрмәтле баулылар, сезне социологик сораштыруда катнашырга чакырабыз. Сезне нәрсә куркыта һәм тормыш дәрәҗәгезне нәрсә төшерергә мөмкин?
-
Әгәр татар телен укыту тулысынча ихтиярига калса, ягъни аны балага укыттыру өчен ата-ана мәктәпкә барып гариза бирергә тиеш булса, бу нинди нәтиҗәгә китерәчәк? Сез ничек уйлыйсыз? 19 июнь Русия думасы "Мәгариф турындагы" канунга үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карады. Милли телләрне ихтыярига калдыруны күздә тоткан канун проекты беренче укылышта кабул ителде. Татарстаннан сайланган 16 депутатның 11е аны хуплап тавыш бирде. Икенче укылышка депутатлар проектны тулыландырырга вәгъдә итә.
-
Туганыңа барысын да сөйлисеңме? Сез туганнарыгыздан сер яшерәсезме? Нәрсәләр турында туганнарның барысына да әйтеп бетерергә ярамый дип саныйсыз?
-
13 август 2022 - 08:00Район газетасына язылырга әле дә соң түгелХөрмәтле укучыларыбыз! 2022 елның икенче яртыеллыгына “Хезмәткә дан” газетасына язылырга оныткан булсагыз, абунәне хәзер рәсмиләштерә аласыз.33300
-
9 август 2022 - 17:12Яңа Шалты авылында “Урак” бәйрәменә җыелдылар Яңа Шалты авылында мәктәп укучылары уракка төште. Алар кул урагы белән арыш урып карадылар, көлтә бәйләп аны торыпшаларга салып сугып карадылар. “Урак өсте” дип исемләнгән шундый матур, тарихи һәм файдалы чараны балалар өчен җирле “Ак калфак” хатын-кызлары оешмасы һәм авыл клубы хезмәткәрләре оештырды.69400
-
8 август 2022 - 20:00Августта карлыган куакларын эшкәртү өчен биш киңәш Бу айда киләсе ел өчен бөреләр формалаша.64800
-
7 август 2022 - 14:00Бакча җиләген күчереп утыртабыз Аны, гадәттә, август аенда күчереп утырталар. Бу вакытта ул тамырын ныгытырга өлгерә.60500
-
9 август 2022 - 12:17Сыер саву – ир-ат эшеме? Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында сыер савучы булып эшләргә хыялланучылар бар дисәм, күпләр ышанмас та мөгаен. Баулы районының “Исмәгыйлов” крестьян-фермерлык хуҗалыгында эшләүче Радик Талипов нәкъ менә шундыйлардан. Ул утыз елга якын авыл хуҗалыгында эшли, шуның яртысын ул сыер савучы һөнәрендә үткән.59601
-
8 август 2022 - 16:51Мурашко: 35-40 яшьлек ир-атлар арасында үлем күрсәткече хатын-кызлардан ике тапкыр зуррак Россиядә 35-40 яшьлек ирләр арасында үлем күрсәткечләре хатын-кызлар белән чагыштырганда ике тапкыр югарырак, тышкы факторлар төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.57900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бавлы-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73781 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Леванова Евгения Михайловна
Адрес редакции: 423930, РТ, Бавлинский район, г.Бавлы, ул.Пионерская, 9
Телефон редакции: 5-64-47 (приемный)
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика