Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Тыл ветераны Рәхилә Акбашева: “Сугышларны кабат күрергә язмасын!”

    Без сугыш чоры балаларының истәлекләре, аларның язмышлары хакындагы язмалар циклын дәвам итәбез.

    Чираттагы язмабыз герое – тумышы белән Башкортстанның Гафури районыннан туган, бүгенге көндә Баулы шәһәрендә яшәүче тыл ветераны, сугыш чоры баласы Рәхилә Акбашева.

    96 яше белән баручы Рәхилә апа безне кыенсынып кына каршы алды. Ул, тыйнаклыгы белән татар әбиләренә генә хас булганча, урын өстендә булуыннан кыенсынды. Шулай да без килгәч, торып утырырга үзендә көч тапты. Сизеп торам: Рәхилә апаның сөйләшәсе килә.

    – Мин 1926 елда укытучылар гаиләсендә туганмын. Әтием атказанган укытучы, орден иясе иде, – дип башлады сүзен Рәхилә апа. – Сугышка китәргә дигән повесткалар килә башлады. Ул вакытларны мин бүген дә тыныч кына искә төшерә алмыйм, күңелем тула башлый. Күз алдына китерегез: кемдер – ирен, кемдер – баласын, туганын соңгы тапкыр күргәнен белеп, сизеп саубуллаша... Һәм күпләр өчен бу шулай булды да. Ул көннәр, атналар тоташ елау, тоташ саубуллашудан торгандыр. Сугыш башлану белән бигрәк күпләп киттеләр шул. Авыл тып-тын калды. Ир-егетләр, ир-атлар – барысы да яу кырына китте. Шуннан соң без, бала-чага, яшүсмерләр кинәт кенә олы тормышка аяк бастык, көнне төнгә ялгап, колхоз эшенә йөрдек. Ул вакытта мин җиденче сыйныфка күчәсе идем. Җәй көзгә ялганып, тоташ эш көне белән яшәдек. 1941 елда без октябрьнең азагында гына укырга бардык. Печәннәрне җыйдык, колхоз эшләрен бетергәннән соң гына уку башланды. Анда да әле хәлле кешеләрнең генә балалары бара алды. Күпләр, кечкенә булсалар да, төп эшче көчне тәшкил итте. Безне, кыз балаларны, тезеп бастырып, чалгы белән карт бабайлар печән чабарга өйрәттеләр. Көч җитми иде, куллар арый, елап бетә идек. Печәннән соң ашлык сугуга, аннан соң амбарга ашлык чистартырга йөри идек.

    Сугыш афәте бер генә гаиләне дә читләтеп үтмәгән. Бер гаиләдән хәтта дүртәр-бишәр кеше киткән очраклар да бар. Рәхилә апаның да биш икетуган булган абыйлары яу кырында башын салган.

    – Әзмәвер кебек иде абыйларым, берсе дә кире әйләнеп кайтмады шул, – дип көрсенә ветеран. – Хатлары да сирәк-мирәк кенә килгәләде. Аларның барысы да хәбәрсез югалды дигән язу гына килде. Бер абыем Серёжа иде. Ул катнаш никахтан туган бала. Аның Венгриядә күмелеп калганын гына белә алдык. Калганнары юк булды. Мәңгелеккә хәтергә яшь, матур булып сеңеп калдылар. Әтиемне, яше өлкән булу сәбәпле, сугышка алмадылар. Абыйларның “похоронка”лары килгән саен, кара кайгы белән күз яшьләре түгелде.

    Рәхилә апа сүзләренчә, сугыштан соң да тормыш тиз генә җайланып китмәгән. Ачлык, ялангачлык, ятимлек белән яшәү еллар буе дәвам иткән әле.

    – Мал-туарын саклап кала алганнар әле бик ач булмады, – ди Рәхилә апа. – Сыерың булса, сөте, мае булды. Бакчада бәрәңге утыртсаң, бәрәңгесе булып торды. Тик ул елларда терлекләрне исән килеш кыш чыгару да бик авыр булды шул. Колхозда көне-төне эшләп тә, ашарлык ризык булмаганнар күп иде. Күбрәк фронт өчен эшләдек.

    Җиңү таңын каршы алуны һәр ветеран үзенчә хәтерендә яңарта. Рәхилә апа да бу көнне яхшы хәтерли.

    Реклама

    – Мин ул вакытта колхозда хисапчы булып эшли идем инде, – ди ветеран. – Көне ниндидер караңгы, салкын һәм яңгырлы иде. Колхозчылар җылы телогрейкаларын өсләреннән салмаган иде әле. Шул хәбәрне ишетү белән, көннәр яктырып, сулышлар киңәеп киткәндәй булды. Күпме бәхетсез ана, күпме ятим бала ул көнне сөенеч яшьләренә чумды. Аннан соң да әле тормыш, алда әйткәнемчә, авырлык белән дәвам итте. Аннан соң да “югалды”, “үлде” дигән хәбәрләр килгәләде.

    Рәхилә апаны колхозда эшләгән җиреннән Красноусольскка авыл хуҗалыгы бүлегенә хисапчы итеп билгелиләр. Ул анда булачак тормыш иптәше, сугышларны кичеп кайткан Мидхәт исемле егет белән таныша. Ул генерал-лейтенант Константин Рокоссовский штабында шофёр булып хәрби хезмәт юлын үткән була.

    – Кем уйлаган бит, бергә төшкән фотолар да бар иде, берсе дә сакланмаган шул, – дип көрсенеп куйды ул. – Яшьлек белән аны уйлыйсыңмы? Хатлар да, фоторәсемнәр дә югалып беткән шул. Күченеп йөрүләр дә күп булды. Красноусальскта да озак тормадык, үземнең энем Октябрьскида яши иде. Ул бу якларга чакырды. Уртак танышлар аша Баулыга килеп төпләндек без. Гомеребез шушында үтте.

    Рәхилә апа тормышында югалтулар күп булган. Аңа ике газиз улын мәңгелеккә озатырга туры килә. Бер улына – 27, икенчесенә 52 яшь булгач, дөнья куйганнар.

    – Бүгенге тормыш җитеш, матур да соң, тик яшәүнең кызыгы да, яме дә калмады, – ди ул, бите буйлап агып төшкән күз яшьләрен кул аркасы белән сөртеп.

    Яшьлектә дә авырлыклар күреп үскән Рәхилә апага язмыш тагын да зуррак сынаулар әзерләп куйган, дип уйлап куям. Ананың төзәлмәс яраларын күңеленнән ераккарак этәр өчен, оныклары турында сораштырам.

    – Әйе, ярый әле оныкларым бар, алар бәхетле тормышта, – ди ветеран алар өчен чын күңелдән сөенеп. – Тормышыбыз җитеш, мул. Сугышлар гына кабатлана күрмәсен!

    Автор фотосурәте

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: