Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Шахмат буенча Баулы беренчелеге нәтиҗәләре билгеле

    Җиңүчеләр гыйнвар ахырында Казанда шахмат буенча Татарстан беренчелегендә Баулы районы данын яклаячак.

    Шәһәрнең 1нче спорт мәктәбендә 9 яшькә кадәрге балалар арасында шахмат буенча Баулы шәһәре беренчелеге узганлыгын хәбәр иткән идек http://bavly-tat.ru/news/k%D3%A9n-temasyi/baulyda-shakhmat-turniry-buldy

    Өч сәгатькә якын дәвам иткән уеннар нәтиҗәләре билгеле булды.

    9 яшькә кадәрге балалар арасында шахмат буенча Баулы шәһәре беренчелеге җиңүчеләре булып, малайлар арасында – Мансур Газизов (5нче мәктәп), кызлар арасында Ралина Дәүләтова (7нче мәктәп) табылды.

    Икенче урыннарны Тамерлан Гафуров (“Бәләкәч” балалар бакчасы) һәм Виктория Карапетян (3нче мәктәп) алды.

    Өченче урында – Алан Аганин (“Ласточка” балалар бакчасы) һәм Ралина Әхтәмова (“Бәләкәч” балалар бакчасы).

    Реклама

    Җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм татлы бүләкләр тапшырылды.

    Ярышларның баш хөкемдары Николай Коротаев сүзләренә караганда, Баулыда узган шәһәр беренчелеге үзенә күрә сайлау этабы да булып тора. Аның җиңүчеләре гыйнвар ахырында Казанда 9 яшькә кадәрге балалар арасында шахмат буенча Татарстан беренчелегендә катнашыр, дип көтелә.

    Фото: https://vk.com/bavlychess

    Чыганак: https://vk.com/bavlychess

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: