Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулы педагогы: “Мәктәп – авылның көзгесе”

    Бүген, 5 октябрьдә, Халыкара укытучылар көне билгеләп үтелә.

    Укытучылар көне алдыннан, Кызылъяр мәктәбенең тәҗрибәле педагогы Зилә Назыйм кызы Фәррахетдинова белән очрашып, әңгәмә кордык.

    Зилә Назыйм кызын укытучы булып туган, дип әйтергә мөмкин.

    “Без дус кызларым белән кечкенәдән укытучылы уйный идек. Мин күп вакыт укытучы ролендә була идем, – ди ул. – Мәктәптә укый башлагач, иптәшләремә дәрестән соң тема аңлатканымны хәтерлим”.

    Җәмәгать эшләрендә актив катнашуын, оештыру сәләтен күреп алып, аны мәктәпнең комсоргы итеп сайлыйлар. Шуңа күрә, Кызылъяр мәктәбенең унынчы сыйныфын тәмамлагач, кайсы һөнәрне сайларга дигән сорау бөтенләй дә тумый. Зилә Назыйм кызы татар теле һәм рус теле бүлеген сайлый. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, туган районына эшкә кайта. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе аңа берничә мәктәптә эш тәкъдим итә. Яшь белгеч Хәнсевәр мәктәбен сайлый. Биредә ул булачак  тормыш иптәше – физкультура укытучысы Рәсим Мәгариф улы  белән таныша, гаилә корып җибәрәләр. Кызлары һәм уллары дөньяга килә. Берникадәр вакыт шунда гомер иткәч, гаилә, Зилә Назыйм кызының туган авылы Кызылъярга күченеп, йорт җиткерә. Аның Кызылъяр мәктәбендә эшли башлавына да 21 ел узып киткән. Башта татар теле һәм әдәбиятын укыткан, хәзер исә рус теле һәм әдәбияты фәненнән белем бирә. Ә гомуми стажы – 32 елдан артык.

    – Мин хәзер үземне башка һөнәрдә күз алдыма да китерә алмыйм, – ди ул. – Эшемне, укучыларымны яратам.

    Укучылар дигәннән, без мәктәпкә барганда, 9нчы сыйныф укучыларының рус теле дәресе тәмамланып килә иде.

    – Зилә Назыйм кызы – бик яхшы укытучы. Ул безгә бөтен темаларны тыныч кына аңлата, аның дәресләрендә утыру рәхәт. Ул беркайчан да тавышын күтәрми, үзен өстен куймый, гади, – дип сөйләде безгә 9нчы сыйныф укучысы Самира Мамедова.

    Зилә Назыйм кызы белән сөйләшүебез хәзерге заман укытучысы темасына кереп китте.

    – Хәзер һәм, гомумән, мәктәптә эшләр өчен, иң беренче чиратта, балаларны яратырга кирәк. Аларның психологиясен аңламаган кеше мәктәптә бөтенләй эшли алмыйдыр ул, – ди педагог. – Аннары укытучы үзенең предметын бик яхшы белергә, шул ук вакытта башка фәннәр буенча да белемле булырга тиеш. Шулай ук заманча технологияләрне яхшы белү, аларны куллану да зарур.

    Зилә Назыйм кызы фикеренчә, укытучы ул бар яктан актив кеше булырга тиеш, артист булу да комачауламый.

    Зилә Назыйм кызы фикеренчә, укытучы ул бар яктан актив кеше булырга тиеш, артист булу да комачауламый.

    – Мин Хәнсевәр мәктәбендә эшләгәндә, мәктәп ул – авылның көзгесе, дип әйтәләр иде. Без гел ел саен концерт, спектакль куя идек, – ди ул.

    Быелгы уку елында Зилә Назыйм кызы 9нчы сыйныф укучыларын төп дәүләт имтиханына әзерли. Әзерлек уку елы башыннан ук башлана. Укытучы консультацияне иртән, дәресләргә кадәр – төркемләп, ә дәресләрдән соң һәр укучы өчен аерым уздыра. Репетиторларга да йөрисе юк, рәхәтләнеп укы да укы.

    Зилә Назыйм кызы – бар яклап талантлы. Ул бар җиргә өлгерә: йорт-җире, бакчасы тәртиптә, төп эшеннән тыш (ә ул шактый көч һәм вакытны сорый), мәктәпнең профсоюз оешмасы, мәктәп музее белән дә җитәкчелек итә. Апасы – мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеменнән белем биргән Сәлимә Назыйм кызы Хафизова – башлаган эшне дәвам итә. Ул әле авыл мәдәният йортында эшләүче “Нәүрүз” ансамбленә дә йөри, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Оясында ни күрсә, очканда шул була дигәндәй, кызы Миләүшә белән улы Рәзил дә, әти-әнисе сукмагыннна китеп, укытучы һөнәренә белем алганнар. Кызы дизайнерлыкка да укыган. Улы Рәзилнең хезмәте мәдәният белән бәйле, ул гармунчы, җырлар да иҗат итә.

     Зилә Назыйм кызы – заман белән бергә атлаучы, укучылар күңеленә ачкыч таба алган педагог дип, һич курыкмый әйтә алабыз.

    Автор фотосурәте

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: