Кечкенә баулыларны бүләкләделәр

“Баулы-информ” редакциясе, Ватан сакчысы көне уңаеннан, 6-17 яшьлек балалар балалар арасында “Кадерле кешемә бүләк” эшләнмәләр конкурсы үткәрде. Бәйрәм алдыннан, аңа нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
“Кадерле кешемә бүләк” конкурсы игълан ителүгә, шәһәр һәм район балалар бакчалары сабыйлары, мәктәп укучылары әтиләре һәм бабайларына үз куллары белән ясаган эшләнмәләрен китерә башлады. Барлыгы 25 эш кабул ителде, берсе – балалар коллективыннан.
Балаларның фантазияләренә таң калырлык. Төсле кәгазь, камыр, пластик шешә һәм хәтта шырпы кулланып ясаган эшләнмәләр бар иде.
Конкурс өч этапта узды. Беренче этабы – эшләрне кабул итү – 2022 елның 15 февраленә кадәр дәвам итте. Икенче этап – тавыш бирү – 21 февральгә кадәр (22.00гә кадәр) “Баулы-информ”ның рәсми сайтында үткәрелде. Кемнең күпме тавыш җыйганы ачык күренеп торды. Конкурс кагыйдәләре буенча, иң күп тавыш җыйган өч призлы урыннан тыш, тагын бер җиңүче билгеләнде. Аны “Баулы-информ” редакциясе хезмәткәрләре сайлады.
Конкурска нәтиҗә 2022 елның 22 февралендә “Баулы-информ” редакциясендә ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләү тантанасына чакырылды. Балалар әти-әниләре белән килде. Сайтта иң күп тавыш җыеп, беренче урынга Гүзәл Хәбибуллина лаек булды. Икенче урынны – Айдар Шәфиков, өченче урынны Милана Нурмөхәммәтова алды. Редакция хезмәткәрләре сайлаган эшләнмәне “Семья” социаль приюты балалары ясаган, алар кызыксындыру бүләгенә лаек булды.
– Һәр эш – үзенчәлекле, кызыклы. Күренеп тора: сабыйлар аларны бар күңелләрен биреп ясаганнар, – дип билгеләп үтте “Баулы-информ” мультимедиа редакциясе җитәкчесе Евгения Леванова.
– Мин үземнең эшемне әтиемә багышлап ясадым. Ул Төньяк Кавказда ике ел армия хезмәте узган, – дип сөйләде “Хезмәткә дан” газетасы хәбәрчесенә конкурста беренче урын алган Гүзәл Хәбибуллина. – Эшләнмәне ясауга бер атна вакыт китте. Аны ясаганда шырпылар кулландым, төсле кәгазьдән канәфер чәчәкләре дә ясап бизәдем.
Конкурста җиңгән балалар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Ә призлы урын алмаган балаларга иҗади конкурста катнашучы дипломы тапшырыла.
Фото: А.Абдуллина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
12 август 2022 - 20:00Магнит давылларына ничек бирешмәскә? Киләсе атнада көчле магнит давыллары көтелә. Аларның беренчесе 15 августка туры килә. Икенчесе исә 17 августтан 19 августка кадәр сузылачак, дип кисәтә белгечләр.6000
-
12 август 2022 - 16:00Татарстанда дуңгызларда Африка чумасының өч учагы ачыкланган Татарстанда дуңгызларда Африка чумасы Югары Ослан һәм Спас районнарында өч урында ачыкланган. Республиканың тагын 22 районы күзәтү зонасына керә. Аерым территорияләрдә карантин кертү турындагы боерыкны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.8500
-
12 август 2022 - 12:39Татарстанда тагын 85 кеше коронавирус йоктырган Узган тәүлектә Татарстанда 85 кеше коронавирус йоктырган, 55 кеше хастаханәдә дәвалана.11100
-
12 август 2022 - 10:00Баулыда физкультурачы көне үткәрелә Чара 13 августта “Нефтьче” стадионында булачак.12400
-
11 август 2022 - 20:00Ата-аналарга балаларын тәрбияләү серләре Үрнәк бала тәрбияләү серләре.23500
-
11 август 2022 - 19:00Үзеңне бәяли белмәсәң... Эштә хезмәтеңне кабул итмиләр, өйдә санламыйлар. Тирә-юньдәгеләрнең ник берәрсе хаклы икәнлегеңне аңласын! Барысына да өлгерергә, җайларга, кайгыртырга, ярдәм итәргә тырышасың һәм ахырдан әле син гаепле дә булып каласың. Беләсезме эш нәрсәдә икән? Әгәр хатын-кыз үз-үзен бәяли белмәсә, алтын таулар күчерсә дә, тирә-юньдәгеләр аңа уңай бәя бирмиячәк!22800
-
11 август 2022 - 18:00Арка авыртуын ничек бетерергә? Арка авыртканда бу рецептны кулланып карагыз әле21100
-
11 август 2022 - 15:44Татарстанда тагын 82 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны арта. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы тәүлектә тагын 82 кеше әлеге инфекцияне эләктергән.19600
-
11 август 2022 - 12:00Сovid-19 белән көрәш дәвам итә Атна саен Баулы районында коронавирус инфекциясе куркынычы булган пациентлар ачыклана.22100
-
11 август 2022 - 11:14Татарстанда – дуңгызларның Африка чумасы авыруы Баулы районы баш ветеринары бу вәзгыятькә аңлатма бирде.20800
-
11 август 2022 - 10:00Абитуриентларның ата-аналары игътибарына: укыган өчен ана капиталы акчасы белән түләргә мөмкин Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге студентларның ата-аналарына балаларының институтта яисә көллияттә ана (гаилә) капиталы акчасы белән түләп уку мөмкинлеге барлыгы турында искә төшерә. Укыган өчен акчаны шәхси компьютер яки смартфон аша, Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итмичә генә түләргә мөмкин.20100
-
11 август 2022 - 08:56Баулы районы ЗАГСында 14 туу турында акт теркәлгән Баулы районы ЗАГСы июль аенда 14 туу турында акт теркәгән. Туган балаларның 7се – малайлар, 7се – кызлар. 4 бала гаиләдә беренче булып, 3е – икенче, 5се – өченче, 2се – дүртенче булып туды.21700
-
11 июнь 2019 - 11:30Сабантуйга бүләк җыю
-
16 октябрь 2018 - 12:56"Мәктәп тормышына җайлашу" - 12.10.2018
-
Санап үтелгәннәрнең кайсысы сезне ныграк куркыта? Хөрмәтле баулылар, сезне социологик сораштыруда катнашырга чакырабыз. Сезне нәрсә куркыта һәм тормыш дәрәҗәгезне нәрсә төшерергә мөмкин?
-
Әгәр татар телен укыту тулысынча ихтиярига калса, ягъни аны балага укыттыру өчен ата-ана мәктәпкә барып гариза бирергә тиеш булса, бу нинди нәтиҗәгә китерәчәк? Сез ничек уйлыйсыз? 19 июнь Русия думасы "Мәгариф турындагы" канунга үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карады. Милли телләрне ихтыярига калдыруны күздә тоткан канун проекты беренче укылышта кабул ителде. Татарстаннан сайланган 16 депутатның 11е аны хуплап тавыш бирде. Икенче укылышка депутатлар проектны тулыландырырга вәгъдә итә.
-
Туганыңа барысын да сөйлисеңме? Сез туганнарыгыздан сер яшерәсезме? Нәрсәләр турында туганнарның барысына да әйтеп бетерергә ярамый дип саныйсыз?
-
12 август 2022 - 15:05Татар Томбарлысында балалар шифалы чәй ясау серләрен өйрәнделәрҖәйге озын каникуллар чорында балалар өчен төрле чаралар үткәрү дәвам итә. Шундый кызыклы һәм мәгълүматлы кичәләрнең берсе чәй бәйрәмендә булды. Татар Томбарлысы авылы мәдәният йортында «Үлән чәе ясау – бер иҗат» дип исемләнгән мастер-класс узды.10400
-
5 август 2022 - 08:22Ана капиталы акчасы белән шәхси балалар бакчасы өчен түләргә мөмкин булачак Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында аңлатуларынча, ана капиталы акчасы белән шәхси эшмәкәрләрнең балалар бакчасы, түгәрәкләр һәм секцияләр өчен түләргә була. Белем бирү эшчәнлегенә лицензия булуы шарт булып тора.69200
-
5 август 2022 - 15:47Баулыда балаларның ялларын күңелле итеп оештыралар (фоторепортаж) Баулыда һәр җомга көнне балалар өчен күңелле ял оештыралар67600
-
5 август 2022 - 19:00Ир-атлар кәләш сайлаганда кызларның кайсы сыйфатларына игътибар итүен сөйләгән Россиядә ир-атлар кәләшләр өчен иң мөһим сыйфатлар – яхшы күңелле булу, гаделлек һәм тугрылык дип саный. «Работа.ру» (Саклык банкы экосистемасына керә) уздырган тикшерү нәтиҗәләре шуны күрсәткән. РИА Новости шул турыда яза.61400
-
5 август 2022 - 20:00Мошенниклык турында җинаять эше каралган Баулы шәһәр суды РФ Җинаятьләр кодексының 159нчы маддәсе 3нче өлешендә күзалланган җинаятьне (мошенниклык, ягъни алдау юлы белән аеруча зур күләмдә чит милекне урлау) кылган хатын-кызга карата ачылган җинаять эшен караган.59000
-
5 август 2022 - 11:04Язучы Әсгать Сәлахов вафат Озакка сузылган каты авырудан соң матбугат ветераны, «Әлмәт таңнары» газетасының беренче баш мөхәррире, язучы, Р. Төхфәтуллин, С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты Әсгать Сәлахов вафат булган.58400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бавлы-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73781 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Леванова Евгения Михайловна
Адрес редакции: 423930, РТ, Бавлинский район, г.Бавлы, ул.Пионерская, 9
Телефон редакции: 5-64-47 (приемный)
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика