Илдар Галиев: “Янгын сүндерүче һөнәрен сайлавым белән горурланам”

30 апрельдә Россиядә Янгын сагы көне билгеләп үтелә. Ул – янгын сүндерүчеләрнең һөнәри бәйрәме. Аны янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының югары уку йортлары студентлары һәм укытучылары да билгеләп үтә.
Бүгенге язмабыз герое – 109нчы янгын сүндерү-коткару часте начальнигы, эчке хезмәт подполковнигы Илдар Альберт улы Галиев.
– Мин югары сыйныфларда укыганда, мәктәпкә янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре килеп, ачык дәресләр үткәргән иде, – дип башлады сүзен Илдар Галиев. – Алар безгә янгын сүндерүче һөнәрен бик тә җаваплы булуын аңлаттылар һәм кешеләрне коткару уе минем күңелемә шулкадәр үтеп керде ки, мин киләчәгемне нәкъ менә шушы өлкә белән бәйләргә булдым.
Илдар Альберт улының әти-әнисе уллары сайлаган һөнәрдән ерак тора: әнисе – табиб-педиатр, әтисе – физкультура укытучысы.
Илдар Галиев 2000 елда Екатеринбург янгын сүндерү-техник училищесына укырга керә. Өч ел дәвамында белем туплагач, янгын куркынычсызлыгы технигы белгечлеген алып, туган шәһәренә әйләнеп кайта. Яшь белгеч Баулыда 14нче янгын сүндерү частенда профилактика инспекторы булып хезмәт итә башлый. Белемен арттырыр өчен, 2004 елда ул Мәскәүдә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгынга каршы хезмәте академиясенә читтән торып укырга керә. 2007 елда Илдар, янгын куркынычсызлыгы инженеры белгечлегенә ия булып, югары уку йортын тәмамлый. Баулы районы буенча дәүләт янгын күзәтчелеге бүлегенә килгәч, ул өлкән инспектор вазифасын башкара. Дүрт елга якын хезмәт итеп, егет үзенең күптәнге хыялын тормышка ашырырга карар кыла, янгыннарны профилактикалау белән генә түгел, ә аларны сүндерү һәм кешеләрне коткару белән шөгыльләнергә ниятли. Илдар хезмәт юлын 109нчы янгын сүндерү-коткару часте начальнигы урынбасары вазифасында дәвам итә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хезмәт эшчәнлеген алып бару белән беррәттән, Илдар Галиев укуын да дәвам итә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы академиясенә җитәкче кадрлар факультетына дәүләт муниципаль идарәсе белгечлегенә укырга керә. Укуын тәмамлагач, 2012 елда аны 109нчы янгын сүндерү-коткару часте начальнигы итеп билгелиләр.
Илдар Галиев язмышын бу өлкә белән бәйләвенә бер дә үкенми.
– Янгын сүндерүче һөнәрен сайлавым белән горурланам, – ди ул.
Илдар Галиев тормыш иптәше белән ике кыз тәрбияли, кызлары әтиләре белән бик горурланалар. Олы кызлары алтынчы сыйныфта укый, ә кечесе балалар бакчасына йөри. Алар әтиләренең тәүлекнең теләсә кайсы вакытында эшкә чыгып китәргә мөмкин икәнен бик яхшы аңлый.
Илдар билгеләп үткәнчә, тормыш иптәше дә ул сайлаган һөнәрне хуплый, янгын сагында хезмәт итүче һәм кешеләргә ярдәм күрсәтүче ире белән бик горурлана.
Илдар Галиев хезмәттән тыш барлык буш вакытын гаиләсе белән бергә үткәрергә тырыша. Күмәк эш һәм күмәк ял гаилә мөнәсәбәтләрен яхшырта гына.
– Мин Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хезмәт итүем белән горурланам, – ди Илдар Альберт улы. – Барыбызга да тынычлык, сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
12 август 2022 - 20:00Магнит давылларына ничек бирешмәскә? Киләсе атнада көчле магнит давыллары көтелә. Аларның беренчесе 15 августка туры килә. Икенчесе исә 17 августтан 19 августка кадәр сузылачак, дип кисәтә белгечләр.6000
-
12 август 2022 - 16:00Татарстанда дуңгызларда Африка чумасының өч учагы ачыкланган Татарстанда дуңгызларда Африка чумасы Югары Ослан һәм Спас районнарында өч урында ачыкланган. Республиканың тагын 22 районы күзәтү зонасына керә. Аерым территорияләрдә карантин кертү турындагы боерыкны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.8500
-
12 август 2022 - 12:39Татарстанда тагын 85 кеше коронавирус йоктырган Узган тәүлектә Татарстанда 85 кеше коронавирус йоктырган, 55 кеше хастаханәдә дәвалана.11100
-
12 август 2022 - 10:00Баулыда физкультурачы көне үткәрелә Чара 13 августта “Нефтьче” стадионында булачак.12400
-
11 август 2022 - 20:00Ата-аналарга балаларын тәрбияләү серләре Үрнәк бала тәрбияләү серләре.23600
-
11 август 2022 - 19:00Үзеңне бәяли белмәсәң... Эштә хезмәтеңне кабул итмиләр, өйдә санламыйлар. Тирә-юньдәгеләрнең ник берәрсе хаклы икәнлегеңне аңласын! Барысына да өлгерергә, җайларга, кайгыртырга, ярдәм итәргә тырышасың һәм ахырдан әле син гаепле дә булып каласың. Беләсезме эш нәрсәдә икән? Әгәр хатын-кыз үз-үзен бәяли белмәсә, алтын таулар күчерсә дә, тирә-юньдәгеләр аңа уңай бәя бирмиячәк!22900
-
11 август 2022 - 18:00Арка авыртуын ничек бетерергә? Арка авыртканда бу рецептны кулланып карагыз әле21200
-
11 август 2022 - 15:44Татарстанда тагын 82 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны арта. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы тәүлектә тагын 82 кеше әлеге инфекцияне эләктергән.19600
-
11 август 2022 - 12:00Сovid-19 белән көрәш дәвам итә Атна саен Баулы районында коронавирус инфекциясе куркынычы булган пациентлар ачыклана.22100
-
11 август 2022 - 11:14Татарстанда – дуңгызларның Африка чумасы авыруы Баулы районы баш ветеринары бу вәзгыятькә аңлатма бирде.20800
-
11 август 2022 - 10:00Абитуриентларның ата-аналары игътибарына: укыган өчен ана капиталы акчасы белән түләргә мөмкин Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге студентларның ата-аналарына балаларының институтта яисә көллияттә ана (гаилә) капиталы акчасы белән түләп уку мөмкинлеге барлыгы турында искә төшерә. Укыган өчен акчаны шәхси компьютер яки смартфон аша, Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итмичә генә түләргә мөмкин.20100
-
11 август 2022 - 08:56Баулы районы ЗАГСында 14 туу турында акт теркәлгән Баулы районы ЗАГСы июль аенда 14 туу турында акт теркәгән. Туган балаларның 7се – малайлар, 7се – кызлар. 4 бала гаиләдә беренче булып, 3е – икенче, 5се – өченче, 2се – дүртенче булып туды.21700
-
11 июнь 2019 - 11:30Сабантуйга бүләк җыю
-
16 октябрь 2018 - 12:56"Мәктәп тормышына җайлашу" - 12.10.2018
-
Санап үтелгәннәрнең кайсысы сезне ныграк куркыта? Хөрмәтле баулылар, сезне социологик сораштыруда катнашырга чакырабыз. Сезне нәрсә куркыта һәм тормыш дәрәҗәгезне нәрсә төшерергә мөмкин?
-
Әгәр татар телен укыту тулысынча ихтиярига калса, ягъни аны балага укыттыру өчен ата-ана мәктәпкә барып гариза бирергә тиеш булса, бу нинди нәтиҗәгә китерәчәк? Сез ничек уйлыйсыз? 19 июнь Русия думасы "Мәгариф турындагы" канунга үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карады. Милли телләрне ихтыярига калдыруны күздә тоткан канун проекты беренче укылышта кабул ителде. Татарстаннан сайланган 16 депутатның 11е аны хуплап тавыш бирде. Икенче укылышка депутатлар проектны тулыландырырга вәгъдә итә.
-
Туганыңа барысын да сөйлисеңме? Сез туганнарыгыздан сер яшерәсезме? Нәрсәләр турында туганнарның барысына да әйтеп бетерергә ярамый дип саныйсыз?
-
12 август 2022 - 15:05Татар Томбарлысында балалар шифалы чәй ясау серләрен өйрәнделәрҖәйге озын каникуллар чорында балалар өчен төрле чаралар үткәрү дәвам итә. Шундый кызыклы һәм мәгълүматлы кичәләрнең берсе чәй бәйрәмендә булды. Татар Томбарлысы авылы мәдәният йортында «Үлән чәе ясау – бер иҗат» дип исемләнгән мастер-класс узды.10600
-
5 август 2022 - 08:22Ана капиталы акчасы белән шәхси балалар бакчасы өчен түләргә мөмкин булачак Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында аңлатуларынча, ана капиталы акчасы белән шәхси эшмәкәрләрнең балалар бакчасы, түгәрәкләр һәм секцияләр өчен түләргә була. Белем бирү эшчәнлегенә лицензия булуы шарт булып тора.69200
-
5 август 2022 - 15:47Баулыда балаларның ялларын күңелле итеп оештыралар (фоторепортаж) Баулыда һәр җомга көнне балалар өчен күңелле ял оештыралар67600
-
5 август 2022 - 19:00Ир-атлар кәләш сайлаганда кызларның кайсы сыйфатларына игътибар итүен сөйләгән Россиядә ир-атлар кәләшләр өчен иң мөһим сыйфатлар – яхшы күңелле булу, гаделлек һәм тугрылык дип саный. «Работа.ру» (Саклык банкы экосистемасына керә) уздырган тикшерү нәтиҗәләре шуны күрсәткән. РИА Новости шул турыда яза.61400
-
5 август 2022 - 20:00Мошенниклык турында җинаять эше каралган Баулы шәһәр суды РФ Җинаятьләр кодексының 159нчы маддәсе 3нче өлешендә күзалланган җинаятьне (мошенниклык, ягъни алдау юлы белән аеруча зур күләмдә чит милекне урлау) кылган хатын-кызга карата ачылган җинаять эшен караган.59000
-
5 август 2022 - 11:04Язучы Әсгать Сәлахов вафат Озакка сузылган каты авырудан соң матбугат ветераны, «Әлмәт таңнары» газетасының беренче баш мөхәррире, язучы, Р. Төхфәтуллин, С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты Әсгать Сәлахов вафат булган.58400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бавлы-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73781 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Леванова Евгения Михайловна
Адрес редакции: 423930, РТ, Бавлинский район, г.Бавлы, ул.Пионерская, 9
Телефон редакции: 5-64-47 (приемный)
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика