Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулының “Инсаният” төркеме мөнәҗәтләр көйләде

    Бүген Баулы үзәк китапханәсендә Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе, районның “Ак калфак” татар хатын-кызлары белән берлектә, “Мөнәҗәтләр – рухи мирасыбыз” дип исемләнгән чара үткәрде. Алар башкаруында бик матур чыгышлар күрсәтелде.

    “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Римма Яруллина оештырган “Инсаният” төркеме әлеге чараны ачып җибәрде. Алар моңлы итеп мөнәҗәт әйттеләр.

    – Безнең “Инсаният” төркеме “Гали” мәчете каршында оешты. Бүгенге көндә матур гына эшләп киләбез, – дип сөйләде Римма Яруллина. – Төркемебездә сигез кеше. Киләчәктә яшьләр, балалар төркеме дә оештыру теләгебез бар. “Инсаният” төркемебез белән мөнәҗәтләр бәйгеләрендә катнашабыз. Әйтергә кирәк, без һәрвакыт алдынгы, призлы урыннар алып кайтабыз. 

    Кичәне алып баручы Йолдыз Шакирова кыскача мөнәҗәтләр тарихын сөйләде, аларны әйтү кагыйдәләре белән таныштырып үтте.

    Чара барышында шулай ук ялгыз гына мөнәҗәт әйтүчеләр булды. Алар арасында “Илһам” иҗат берләшмәсе шагыйрәсе Фикыя Садыйкова да бар иде. Ул әнисенә багышлап, үзе иҗат иткән мөнәҗәтне әйтеп ишеттерде. Аның кышкы көнгә багышлап язган “Кыш” шигырен дә тамашачылар яратып тыңладылар.

    Төркем белән чыгыш ясаудан тыш, Римма Яруллина ялгызы гына да мөнәҗәт көйләде. Аның “Кунаклык” дигән мөнәҗәте чарада катнашучыларның күңеленә аеруча хуш килде.

    – Гадәттә, мөнәҗәтләрне без салмак көйгә әйтергә күнеккәнбез, – дип аңлатты ул. – Кайбер борынгы мөнәҗәтләр тизрәк көй белән дә әйтелә. “Кунаклык” дип аталучы мөнәҗәт шундыйлардан. Аны хәтта коръән ашлары барышында әйтү дә урынлы булачак.

    “Инсаният” төркеменә йөрүче Сәвия Низамова да кечкенәдән үк мөнәҗәтләр тыңлап, аларны өйрәнеп үскән. Бүгенге көндә үзе белгәннәрен балаларына, оныкларына өйрәтеп калдыру бурычын куйган ул.

    – Минем әнием дә, әбием дә бик дини кешеләр иде, – дип сөйләде ул. – Кечкенәдән үк мөнәҗәт әйтә белә идем. Үзем дә оныкларымны мөнәҗәтләр көйләп үстердем. Бөгелмәдә оештырылган мөнәҗәт бәйгесендә мин ике оныгым белән катнаштым.

    Мөнәҗәтләр әйтү кичәсе һәр кешенең күңелендә җылы хисләр уятты.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: