Реклама
Ачык бассейн территориясе баулылылар өчен уңайлы ял урыны булып тора, анда йөрергә генә түгел, рәхәтләнеп су коенырга да мөмкин.
“Баулы-Горсервис” оешмасы директоры Марсель Ибраһимов сүзләренә караганда бассейнның кәсәсен июнь башларына тутырып бетерергә ниятлиләр. Суны тәүлек дәвамында бассейн территориясендәге скважинадан агызалар, шулай ук су «Водоканал» линиясе аша да килә. Суны төрле препаратлар белән эшкәртү бераз соңрак үткәреләчәк.
Су коену сезоны ачылганчы бассейндагы суга керергә рөхсәт ителми.
Фото: Айгөл Хөсәенова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз