Реклама
Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергәнгә 10 ел үтеп тә киткән... Унберенче һәм тугызынчы сыйныфларны тәмамлаучы егетләр һәм кызлар өчен бу көн сөенечле дә, дулкынландыргыч та.
“Мин балаларның бу яшькә җитүенә, аларның бүген шундый күркәм бәйрәмгә җыелуына бик шат, – ди 6нчы мәктәпнең 11нче сыйныф җитәкчесе Оксана Самонина. – Алар үсеп буй җиттеләр, мөстәкыйльлеккә, тату булырга өйрәнделәр. Мин аларга бәхетле ак юллар һәм, әлбәттә, имтиханнарын югары балларга тапшыруларын телим”.
Быел 6нчы мәктәпне 26 укучы тәмамлый, алар олы тормыш бусагасында торалар. Аңа кадәр әле аларның бердмә дәүләт имтиханнарын бирәселәре бар.
“Миңа бүген бераз моңсу, сыйныфташларым һәм сыйныф җитәкчебез белән саубуллашу күңелемдә шундый хисләр уята, – ди Артур Хәләпов. – Укытучыбыз безнең беренче күз яшьләрен, беренче тапкыр сугышканны, беренче тапкыр гашыйк булганны күргән кеше, безнең икенче әниебез ул”.
Һава торышы да бүген искиткеч булды, күктә кояш балкыды. Бәйрәм линейкасына җыелган укучылар тантана сәбәпчеләренең чыгуын дулкынланып көттеләр. Кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан матур егетләргә һәм кызларга сокланып карап туймаслык иде.
Чыгарылыш сыйныф укучыларын Баулы районы администрациясе башлыгы Ильяс Гозәеров котлады.
Автор фотосурәте
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз