Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулылы үз ялгышлыгы аркасында бармакларсыз калган

    3 декабрь – мөмкинлеге чикләнгән кешеләр көне.

    Язмышлардан узмыш юк, диләр. Төрле кешенең язмышы төрлечә корылган: тумыштан гарипме, әллә инде үз гаебең аркасында килеп чыккан фаҗигаме. Ничек кенә булмасын, тормыш дәвам итә, яшәргә көч табып, киләчәккә өмет белән алга таба гомер итү һәркемнең үз кулында. Бүгенге язмабыз герое – үз ялгышлыгы аркасында беренче төркем инвалид  калган Әнвәр абый Нәҗмиев.

    Әнвәр абый тумышы белән Салих авылыннан. Туган авылында өч сыйныф укыганнан соң, 4-8 сыйныфларда, интернатта торып, Баулының алтынычы санлы мәктәбендә укый. 9-10 сыйныфны Поповкада тәмамлый. Мәктәпне укып бетергәннән соң, авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли, баянда уйный. Казахстанда армия сафларында була. Аннан кайткач та клубта эшләп ала, гаилә кора. 1990 елларда Баулыга килеп төпләнәләр.

    – Тракторчы һөнәрен үзләштереп, озак еллар бульдозерда, соңрак бер оешмада сак хезмәтендә эшләдем, – ди ул.

    Әнвәр абый биш тапкыр өйләнгән. Бүгенге көндә аның өч кызы бар.

    Әнвәр абый өчен февральнең бер салкын көне фаҗигале тәмамлана. Көннәрнең берендә,  чәчәкләр, шәраб алып, очрашуга җыена, ләкин барып җитә алмый. Ул әлеге хәлләрне, башкаларга сабак булсын дип, безгә дә сөйләргә булды.

    – Кешене шул аракы хур итә, – ди Әнвәр абый. – Эштән кайтып, аракы эчкән килеш, кышкы суыкта очрашуга киттем. Бер хатын белән танышкан идем, шуның янына юл тотым. Мин таксида йортка барып җиткәнмен, ләкин фатирга менеп җитә алмыйча, каядыр киткәнмен. Җеннәр алып киткәндер инде, миңа шулай язгандыр. Урамда чәчәкләрем генә ятып калган. Шунда бер йорт ишегалды янында уянып киттем, утырып йоклаганмын. Менә шунда кул бармакларымны туңдырганмын. Ходай шулай кисәтте, шуннан бирле авызга аракы капкан юк. Минем өчен зур сабак булды бу.

    Әнвәр абый гомере буена баянда уйнарга яраткан була, хәзер инде, бармаклары булмаганлыктан, гармун телләренә басып, сыздырып уйнауларны хәзер сагынып кына искә ала.

    – Авыртулар беренче мәлләрдә аеруча нык булды, анысын үзем генә беләм. Нишлисең бит, Аллаһы Тәгалә шулай кушкан. Минем кебек булмасыннар, мондый көнгә калмасыннар. Клубта эшләп, баян уйнаган, туйлар уздырган чаклар искә еш төшә хәзер, – ди Әнвәр абый.

    Әнвәр абыйга авыр чакларында һәрвакыт энесе, килене терәк булып торалар. Башкортостанда яшәүче олы абыйсы да ярдәменнән калдырмый.

    – Мин төшенкелеккә бирелмәдем, бармакларым әле бар дип тоям мин. Һаман кеше арасында йөрергә тырышам, моңсуланып ятмыйм. Гомер буе кеше арасында йөрдем, әле дә шулай.

    Беренче көннәрдә бармакларсыз тормышка җайлашу Әнвәр абыйга авыр була.

    – Өйрәнү, җайлашу Бик нык авыр булды, – ди ул. – Гомерем буе перевязкаларга йөрермен микән дип уйладым. Башта үземне кеше кулына калган кебек тойдым. Аннары акрын гына җайлашып киттем. Кеше янында булганда, ярдәм итеп торалар. Янымда кеше булмаганда, бөтен эшне үзем эшлим. Ашарга да пешерәм, керен дә юам, җыештырам да. Дус-ишләрем күп, ярдәм итеп  торалар.

    Әнвәр абый бармакларсыз тормышына хәзер күнеккән инде. Пычак тотып, бәрәңге әрчергә, ипи кисәргә дә җайлашкан. Шырпы кабызып, чәйнек куярга да яңадан өйрәнгән. Әнвәр абый тик торырга яратмый, саф һавада булырга, китап укырга ярата, шул хәлдә булуына карамастан, машина да йөртә ул.

    Язмышның фаҗигале юл алуына һәркем дә дучар булырга мөмкин. Кичә син сәламәт, көчле, төрле планнар белән янып яшисең, ә бүген сәламәтлеге чикләнгән кеше булып дөньяга карарага мөмкинсең. Тик шулай да, үз халәтеңне кабул итеп, алга таба яшәр өчен көч таба да белергә кирәк.

    Автор фотосурәте

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: