Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулылы матбугат ветераны: “Линотиптагы хәрефләрне бензин белән юдык”

    19 май – Татарстан матбугаты көне, бүген каләм осталары көне билгеләп үтелә. Үз тормышын матбугат өлкәсе белән бәйләгән кешеләр аз түгел. Алар безнең районыбызда да бар. Безнең хәбәрчебез озак еллар “Хезмәткә дан” газетасы типографиясендә, редакциядә эшләгән матбугат ветераны Әнисә Сәетова белән очрашып кайтты.

    Әнисә Сәетова 30 елдан артык район халкы өчен фидакарь хезмәт куйган. “Хезмәткә дан” район газетасы типографиясенә ул 1970 елда 18 яше дә тулмыйча эшкә килә. Табадан гына төшкән хәбәрләр тупланган район басмасында аның өлеше зур.

    – Унынчы сыйныфны тәмамлагач, типографиягә эшкә килдем, – дип хәтер яңартты ветеран. –Типографиядә эшләүче Камал апа бар иде, ул басмачы (печатница) булып эшләгән, бу эш кулга да ияреп кайтмый дип, мине эшкә чакырды. Ул вакытларда паспорт алулар да авыр иде. Паспорт алдым да эшкә килергә булдым. Ул вакытта баракта типография аерым, редакция аерым иде. Линотип – хәреф җыю машнасына укучы итеп алдылар үземне. Өйрәндем. Гомер буе татар газетасында эшләдем. Аннары барактан Пушкина урамындагы бинага күчтек.

    Шулай итеп Әнисә ханым линотипистка булып эшли башлый. Эш җиңелләрдән булмый, сәламәтлек өчен дә бераз зарарлы була ул. Чөнки буяу, металл исе чыга.

    – Ул вакытта газета атнасына өч тапкыр чыга иде, – ди Әнисә ханым. –Тираж зур, татар газетасы гына да алты мең тиражлы була иде. Элек авыл хуҗалыгы, сәнәгать бүлеге бар иде. Журналистлар авылларга күп йөриләр, күп язалар иде. Газетага материалларны сыйдырып булмаган чаклар булды.

    Әнисә ханым сүзләренчә, линотипта котёлда метал — олово, свинец — эри, шул кайнап, строчкалар ясала.

    – Клавиатурага басып, нинди хәреф кирәген басасың, шуларны төшерәбез дә, нинди форматта җыярга кирәген ответ-секретарь әйтә иде. Хәрефләр, пычранса, начар төшәләр, хаталар була иде. Ул хәрефләре, аена бер тапкыр бензин белән юып, киптереп кире куябыз.

    Журналистлар биргән кулязмадан җөмләләр җыялар линотипистлар.

    – Төрлесенең төрле почерк, аларны аңлап җыярга кирәк. Бигрәк тә Зөфәр Габдулловичның язуы бик начар була иде. Аны аңлап бетереп булмый. Җыя-җыя акрынлап куз өйрәнә, аңлый башлыйсың, төшенәсең. Аннары материалны наборныйга чыгарабыз, шунан полоса ясыйлар. Оттискасын алып укырга бирәләр дә безгә төзәтмә төшә. Ялгыш берәр строчка төшереп калдырсак та, аның өчен без берничә строчка җыя идек. Кире төзәтеп, печатныйга чыгарып кысалар иде басарга. Төрле чак була, кайчак ишелеп төшә иде полосалар, аларны яңадан җыя идек.

    Җаваплы да, катлаулы да эштә, алны-ялны белми хезмәт куя матбугат хезмәтчәннәре.

    – Элек сәгатькә карау юк, төш вакытында да, кич калып та эшли идек. Без кайтып киткәч кенә печатьницалар кала. Алар басалар. Басып бетереп булмый, тираж зур. Иртүк тагын киләләр, добер-шатыр басалар, ул йортта торучыларның зарлангалары да булды инде, тавышлар ишетелә дип. Иртәнге сигезгә почта килеп җитә, газетаны алып китәләр. Авыр булса да, күңелле эшләдек.

    Газета гына түгел, төрле бланклар, квитанциялләрне, амбарный журналларны, телефон книжкаларын да типографиядә җыйганнар. Хәтта китаплар баскан очраклары булган. Линотипта эшләү үзенчәлекле, катаулы эш була.

    Реклама

    – Һәрбер хәрефкә басасың, ул менеп китә дә һәрберсе үз оясына килеп төшә, каналлары бар. Аларның зубчиклары яки тешләре бозыла иде. Алар, үз каналына төшмичә, бүтән каналга төшәләр дә хата була иде.

    Әнисә ханым линотипта эшләргә күпләрне өйрәтә, ләкин яшьләр озак эшләми китәләр иде, ди ул. Отпускыга, декретка киткәндә үзе өйрәткән алмашларын калдырган ул.

    Әнисә ханым 20 еллап линотип аппаратында эшләп кала. Заманнар үзгәрә, яңалыклар арта, газетаны чыгару да компьтерлаштырыла. 1997 елда редакциягә яңа компьтерлар кайта.

    – Беребез бернәрсә белми, редактор да өйрәнә, без дә. Ул вакытта редактор Сәгыйть Әхмәтҗанов иде. Өйрәнү бераз кыенрак булды. Клавиатура башка төрле. Миңа татар телендә клавиатура ясадылар. Тиз итеп җыярга кирәк, башта акрын җыела, өйрәнгәнче. Бөтенесе материал бирә. Номерга кирәк дип, ашыктыралар. Өйрәнеп киттек шулай. Газета да вакытында чыга башлады. Элекке вакытта газета соңга кала иде, чөнки беренче битләрдә яңа әзерләнгән опрератив материаллар була иде.

    Әнисә ханым төрле чараларда да катнашкан. Мәсәлән, 1979 елда “Үз һөнәренең остасы” конкурсында Казан шәһәрендә Якупов исемендәге полиграф-комбинатта булып кайткан. Эшләү дәверендә цехлар арасында оештырган ярышларда катнашкан.

    – Коллектив бердәм, тату иде, – дип сөйли ветеран. – Ул елларны гел сагынып искә алам, эш дип янып-көеп тордык. Бәйрәмнәр үткәрә идек. Колхозларга бәрәңге алырга, яфрак җыярга да чыга идек. Һәрвакыт бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәдек.

    Лаеклы ялга Әнисә апа 2003 елда чыга, хәзер инде егерме елга якын ул хәзерге редакция эшен читтән генә, район басмасына ел саен язылып күзәтә.

    Эшләгән еллары Әнисә апаның яшьлек еллары, ул вакытта янәшәдә булган кешеләр белән бәйле, әлеге еллар ветеран күңелендә яхшы хәтирә булып озак сакланыр.

    Фото: шәхси архив

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: